Бай әби: Мөнирә апаның 21 оныгы, 26 оныкчыгы бар

Тормышы, яшәү рәвеше белән һәркемгә үрнәк кешеләр бар. Шундыйларның берсе – Чапшар авылында гомер итүче, авылдашларының хөрмәтен казанган Гаязова Мөнирә Фәттах кызы. Ул гомерен балалар укытуга багышлаган.

Мөнирә апа – сугыш чоры баласы. 1934 елнын 3 ноябрендә Балтач районы Таузар авылында туа.1941 елның 27 июнендә 31 яшьлек әтисен сугышка алып китәләр һәм ул шул китүдән кайтмый. Әнисенә берсеннән-берсе кечкенә үсеп килә торган ике кыз һәм туачак баласы белән ялгыз тормыш итәргә кала.
Мөнирә апа бу хәлләрне бик әрнеп искә ала.
–Ул елларның авырлыгын сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Иписез, шикәрсез, утынсыз, керосинсыз, шырпысыз, ә азык өчен кычытканлы черек бәрәнгеле, ат кузгалагы яфрагыннан пешергән ямь-яшел кәлҗемәле тормыш башлана.Шулай да халык дошманны тизрәк җинү өчен тырышалар. Тормыш авырлыгыннан авыручылар да, үлүчеләр дә күп булды. Безнең дә 1942 нче елда туган энебез һәм 1939 нчы елгы сеңлем авыруларына дәва булмаудан бу дөньяны калдырып киттеләр… Әниләр көндез кырда, төнлә фронт өчен җылы киемнәр тегәләр, оекбаш, бияләйләр, снайперлар өчен дип ике күз турысын гына ачык итеп, озын колаклы ак йон башлыклар бәйлиләр иде. Без кечкенә балалар йон язабыз, йомгак чорныйбыз, әнигә булышабыз. Кич дәрес хәзерләгәндә әнинең чыра яндырып, янган очын кайчы белән кисеп утырулары истә, –дип сөйли Мөнирә апа.


Мөнирә апа иң тырыш укучыларның берсе була. Ул мәктәпне “5ле” билгеләренә тәмамлый. 1949 нчы елда Арча педагогия училищесына сынаусыз укырга керә. Ә инде укып бетергәч, ул ике куллап эшкә тотына. Көшкәтбаш авылында 1 ел эшли, 1954 нче елда Чапшарга эшкә җибәрәләр. Көче, сәләте кайнап торган кызга мәктәптә пионервоҗатый, комсомол секретаре, профсоюз кассиры, колхозда белем җәмгыятенең җаваплы секретаре, стена газетасы редакторы, клубта драмтугәрәк җитәкчесе, лектор-агитатор һәм бик күп төрле тәрбия чараларында актив катнашучы,башлап йөрүче була.
1955 нче елның сентябрендә Мөнирә апа Чапшар авылында Гаязовлар гаиләсенә килен булып төшә. Тормыш иптәше Гәрәфи абый –оста гармунчы, тракторчы, комбайнчы, төзүче, балта остасы. Алар Гәрәфи абый белән күпләргә үрнәк булып 53 ел матур гомер кичерә. Үзләре кебек тырыш 8 бала тәрбиялиләр. Гәрәфи абый мәрхүм инде. Мөнирә апаның 21 оныгы, 26 оныкчыгы бар.
Мәктәптә 25 ел эшләп лаеклы ялга чыга. Хәзерге вакытта төп йортта улы Шәүкәт, килене Гөлсинә белән бәхетле картлык кичерә. Мөнирә апа сабыр, шәфкатьле булуы белән сокландыра. Бу ел үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мөнирә апага озын гомер, сәламәтлек телибез. Күп еллар үзенең файдалы киңәшләре белән күпләргә үрнәк булып яшәсен иде.

Ильназ Хәбибуллина, Балтач районы Чапшар мәктәп- бакча укытучысы

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре