Россиядә инфляция тизләнә. Росстатның рәсми саннары шул хакта хәбәр җиткерә. 18–24 февраль атнасында бәяләр күтәрелеше 0,23 процент тәшкил иткән. Алдагы атнада 0,17 процент кына булган. Еллыкка күчергәч, 24 февраль инфляциясе 10,11 процентка җиткән. Рәсми инфляциянең ике урынлы сан белән бәяләнә башлавы шәп түгел. Мәйданга гиперинфляция килеп чыгу ихтималы барлыгын аңлата бу. Сумның курсын ясалма рәвештә күтәрү булышмый, димәк. Финанс аналитигы Наталья Ващелюк доллар курсы март аенда ук 100 сумга җитәр дип фаразлый.
Рәсми хакимиятләр инфляциягә йөгән кидертергә тырышмый түгел, тырыша. «Российская газета» сайты дүшәмбедә «В России могут создать комиссию по анализу причин роста цен на квартиры» дигән язма элде. Фатирлар сатып алуга ихтыяҗ беткәч, аларга бәя төшә башларга тиеш бит инде. Әмма торак мәйданнары бәясе, мантыйкка каршы килеп, күтәрелүен дәвам итә. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе бер дә аптырамый моңа, чөнки ул бу тармакта башка мантыйк хөкем сөрүен күрә. Ул үткән декабрь башында ук Россиянең төзелеш министры Ирек Фәйзуллин яңа төзелгән фатирларга бәяләр берничә тапкыр төшәргә мөмкин дип белдергәч: «...бәяләр нык төшәр дип өметләнергә кирәкми. Гомуми инфляциянең куәтләнеп килүе бәя төшерүгә караганда, сатмый көтеп торуны отышлырак итәчәк», – дип язды. «Төзүчеләр яңа йортлар төзүне туктатачак кына һәм бәя төшү урынына күтәреләчәк», – дип тә өстәде. Бәяләр буенча комиссия төзеп азапланырга кирәкми. Ул комиссиядә профессионаллар эшләячәк, алар вазгыятькә академик дәреслекләрдән алган белемнәр призмасы аша караячак. Чынлыкта безнең дилетант күзлегеннән карарга кирәк.
Хөкүмәт комиссия төзеп ятканда, ипотека бурычларын түли алмаучылар саны арта. «Известия» газетасы 2024 ел нәтиҗәләре буенча ипотека түләүләрен кичектерүчеләр саны алдагы ел белән чагыштырганда 63 процентка үсеп, 95 миллиард сумга җитте дип яза. 95 миллиард сум куркыныч сан түгел. 63 процент дигәне хәтәр. Татарстанда ипотека түләвен кичектерүчеләр саны ике тапкыр арткан. Темп шулай дәвам итсә, триллион дигән санга терәләчәкбез. Бу инде масштаблы банк кризисы вәгъдә итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез