Зур предприятие җитәкчеләре кулларына бинт, мамык һәм пластырь алды инде. Республикада “Бердәм Россия” партиясе башлаган федераль проект кысасындагы “Беренче ярдәм күрсәтергә әзер!” гомумхалык укулары башланды. Беренчесендә Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
“Беренче ярдәм күрсәтергә әзер!” программасы бик тә гади, шул ук вакытта кирәкле күнекмәләргә өйрәтәчәк дип көтелә. “Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта һәркем үзенә һәм якыннарына ярдәм күрсәтә алырга тиеш”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин проектны башлап җибәргәндә.
Укуларда республикада яшәүче һәркемгә, балалардан алып, авылда яшәүче әбиләргә кадәр төрле тән җәрәхәтләре алу, пешү, агулану кебек очракларда ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтергә ниятлиләр.
– Бу – бик кирәкле һәм урынлы программа. Сүз республикада яшәүче һәркемнең белемен арттыру турында бара. Ни кызганыч, көндәлек тормышта да гадәттән тыш хәлләр чыгып тора. Мондый вакытта күпчелек югалып кала һәм ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче нишләргә кирәк икәнен белми. Югыйсә, аһ-ваһ килеп, улым, нәрсә булды дип кенә елап утырып булмый, – диде Дәүләт Советы җитәкчесе.
Иң беренче чиратта беренче ярдәм күрсәтергә республика предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүчеләргә өйрәтәчәкләр. Дәүләт хезмәткәрләре һәм укытучылар да парта артына утырачак дип көтелә. “Аларны эштән соң да укытып була”, – дип фикере белән уртаклашты Фәрит Мөхәммәтшин. Ә менә авыл халкына кадәр барып җитү юлларын уйлап бетерергә кушты ул. “Беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү – яңа эш түгел. Ул совет чорында да гамәлдә иде. Моны һәркем белергә тиеш. Без әлеге эшне тикшереп торачакбыз”, – дип тә искәртте “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре.
Гомумхалык укуларының әһәмиятен Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов та ассызыклады. “Статистика мәгълүматларына караганда, авыр тән җәрәхәтләре алучыларның өчтән икесе, ягъни 75 проценты табиблар килеп җиткәнче беренче ярдәм күрсәтелмәү яки дөрес күрсәтелмәү аркасында вафат була. Әлеге ярдәм бик гади, әмма күпме кеше гомерен саклап калырга ярдәм итә”, – диде ул.
Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов гап-гади бер мисал да китерде.
– Юл-транспорт һәлакәтенә очраган кеше бик авыр хәлдә җир өстендә ята. Аның кече теле артка китеп, сулыш юлы капланган. Тик авария шаһитлары ничек булышырга икәнен белми. Бу очракта кешенең гомерен саклап калу өчен аны янга борып яткызу да җитә, – диде министр урынбасары.
Фото: tatarstan.ru
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез