Бәйрәм булмый: Татарстанда яшәүчеләр танылган җырчының концертына каршы чыккан

Республикада яшәүчеләр Татарстан Рәисенең телеграм-каналын Милявскаяны башкалабызда кабул итмәү үтенече белән күмгән.

Казанда җырчы Лолита Милявскаяның концерты булмый калачак. Бу хакта “KazanFirst” “Экспо” күргәзмә үзәге сайтындагы мәгълүматларга таянып яза.
Концертны үткәрмәүнең сәбәбе турында мәгълүмат юк. Республикада яшәүчеләрнең күп кенә мөрәҗәгатьләреннән соң Лолитаның чыгышыннан баш тартканнар булса кирәк.

Татарстанда яшәүчеләр Рәис Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналын Милявскаяны Казанга кертмәү үтенече белән күмгәннәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең фикеренчә, Лолита – Россиягә каршы, шулай ук “шәрәләр кичәсе”ндә катнашкан артист.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре