Быелгысы да катнашучыларның күплеге, активлыгы белән аерылып торган. Традициягә әйләнгән бу чарага инде командалар махсус киемнәрдән килә, аларга тәрбияче апалары, әти- әниләре көч биреп тора. Сабыйлар физик активлык буенча күңелле стартлар тибындагы ярышларда гына түгел, шашка буенча да көчлеләрне ачыклау өчен чын ихластан көч сынашкан. Җиңүчеләр ике категория бакчалар арасында аерым ясалган, командалар арасында да җиңүчеләр билгеләнгән. Балалар көч сынашкан арада бакча мөдирләре арасында да мылтыктан ату буенча "иң - иң"нәрне ачыклаганнар.
– Районда бик күпләр яратып көтеп ала торган ике спартакиаданың берсе бу, - ди оештыручылар. - Икенчесе өлкәннәр, ветераннар арасында үтә торганы. Анысы ел да октябрь аенда үткәрелә. Әлеге ике чара да ихласлылыгы белән аерылып тора
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез