Танылган бакчачы Мөхәррәм Мөхәммәтҗановтан бәрәңге саклау һәм орлыкка әзерләү буенча киңәшләр.
– Яңгырлы шартларда үскән бәрәңгене ничек сакларга?
– Әгәр бәрәңге кулга ук йомшак булса, базга салырга ашыкмагыз. Караңгы урында кипшенү мөмкинлеге бирегез. Шик тудырганнарын базга салганчы кискәләп карау кирәк. Эчтә көрән (коричневый) тимгелләр күренсә, ул эшкә ярамый инде. Мондыйларны базга салып тору да кирәкми. Бәрәңге черемәсен өчен, бик яхшылап киптереп, җиләс урынга урнаштырсаң яхшы.
– Мөхәррәм абый, орлыкка дигән бәрәңгене кайчан әзерләп кую яхшы?
– Орлыкка дигән бәрәңгене көзен әзерләп куярга кирәк. Үзләрендә уңыш начар булган кешеләр инде хәзердән үк туган-тумача, авылдашларыннан орлыклык бәрәңге юнәтә ала. Көннәр матур торганда бераз урамда тотарга кирәк. Базга да башкаларыннан читкәрәк салына. Безнең үзебезгә бер сутыйга 25 кг бәрәңге кирәк. Мин быел да өч төрле орлык сынап карадым. Соңгы ике дистә елда егермеләп сортны бакчам аша үткәрдем. Ниндие генә булмады. Соңгы елларда үзебезнең зонага, минем өчен бар ягы белән килгән өч сортка тукталдым. Ажур, Лидер, Королева Анна. Өч сорт та бер метр буразнадан 2,8- 3,2 кило чамасы уңыш бирде. Артыгын биргән сотларны белмим. Бу гектарга 40 тонна чамасы. Беренче ике сорт инде 3-4 ел рәттән шулай. Димәк һава шартына бәйле түгел. Алдагы елларда орлыкны төрле юл белән ясый идем. Бәрәңге алмасыннан алынган орлыктан, бармак башы кадәр бәрәңгедән, соңгы елларда сорт чыгаручының элиталы чәчүлекләреннән. Тик акчаны теләсә нинди юл белән эшләу заманында, ялганга корылган тирә- юньдә карарларым менә болай:
- Бәрәңгенең шушы өч сорты миңа җитә. Алар өчесе дә орлыкка кала. Тик сортны яхшы хәлдә тоту өчен үземдә үскән бәрәңге алмасыннан алынган симәнәне кулланачакмын. Аңа беренче нигез салынды инде. Мин аларны җыеп калдым.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез