Бакчачы-журналист Роза Нургалиева: «Помидорны алма белән банан кызарта»

Һай уңды, ел килеште аңа быел! Тик гомер буе утырткан булсаң да, аңа бәйле сораулар туып кына тора. Сүзебез – помидор турында. Укучыларыбызны борчыган сорауларга журналист, бакчачы блогер Роза Нургалиева җавап бирде.

– Помидорлар сыгылып утыра, әмма кызармыйлар, аларны җыйсаң яхшымы, әллә сабакта торсалар яхшыракмы?

– Теплицадагы помидорларның кызарганнарын гына җыям. Помидоры бик күп булса, куакны җиңеләйтү өчен азрак саргая башлаганнарын алырга кирәк. Ботагында кызарган помидор белән яшел килеш җыеп куеп өлгерткәне арасында аерма бик зур, минемчә. Помидор тизрәк кызарсын өчен, су сибүне киметегез. Дымга ихтыяҗ арту белән, ул булган помидорларын кызартырга ашыгачак. Артык яфракларын өзегез, хәзер аңа вегетация өчен шулкадәр яфрак кирәкми, помидорларын кояшлы яккарак борыгыз. Яфракларны астан да ала барасы, помидор тәлгәшендә бер помидоры тавык йомыркасы кадәр булуга, аның астындагы яфракларын алырга кирәк. Ул өстәрәк тагын бер тәлгәш ясый, анысын да шул тәртиптә аласың. Шулай сабак чистара, арасыннан җил йөри, кояш керә. Сортына карап, тиешле зурлыкта үскән помидорларның сабак очына теш казыгыч агач таякчык белән 2–3 мм гына тирәнлектә тишек тишәргә була. Ул җәрәхәт бик тиз ялганачак, ә помидор бер-ике көннән үк кызара башлаячак. Яки сабагына җирдән 3 см биеклектә бакыр чыбык тыгалар. Бу үсемлекне фитофторадан да саклаячак.

– Җыелган яшел помидорлар арасына кызылларын да куярга кирәк, алай итсәң, тизрәк кызара диләр. Бу чынлап та шулаймы?

– Әйе, бу дөрес. Әгәр җыелган помидорлар озаграк саклансын, акрынрак кызарсын дисәгез, көн саен әрҗәдән кызара башлаганнарын алып торыгыз. Әгәр тизрәк кызарсыннар дисәгез, арасына берничә кызыл помидор куегыз. Кызыл помидор этилен бүлеп чыгара, янәшәсендәгеләрне дә кызартачак. Бер алма яки банан куярга да була. Помидорны астына кәгазь җәелгән әржәләргә җыям, иң күбе ике рәт салам, шуннан артык түгел. Өй температурасында, караңгы урында тора. Салкынча урында озаграк сакланачак, әмма суыткычка куймагыз. Помидор тәмле булмый.

– Помидорның хәзер чәчәк атып утырган ботакларын өзәргәме, әллә теплицада алар уңыш бирергә мөмкинме?

– Августның 20 ләреннән соң помидорның очын өзәм. Әгәр ягыла торган теплицагыз булмаса, аны хәзер өскә таба үстерүнең мәгънәсе юк. Үсемлек бар көчен булган уңышын өлгертүгә бирсен. Августтан ук чәчәкләренә тимим, соңгы елларда көзләр озак килә, чир булмаса, акканат үрчемәсә, помидор октябрь башына кадәр теплицада үсә ала әле.

Помидорлар буйга бик озын китте, аларга хәзер су сибәргә кирәкме, әллә сипмәсәң дә ярыймы?

– Сабагы озын үскән икән, димәк, сорты шундый. Детерминант (үсеше чикләнгән) сорттагы помидорны ничек кенә тәрбияләсәгез дә, теплица буе үсә алмаячак. Теплицага гадәттә, индетерминант сортлар (чикләнмәгән үсештәге) утыртабыз, алар 2–2,5 метрга үсә. Су сипмичә булмый, помидорлары баллырак булсын, алда искә алуымча, тизрәк кызарсыннар өчен, суны сирәгрәк сибәбез. Әгәр суны даими сипмәсәгез, помидорлар ярыла башлаячак, җир бөтенләй кибәргә тиеш түгел. Помидорга хәзер азотлы ашламалар кертмәгез, үлән әчеткесе сипмәгез. Хәзер аларга калий, фосфор кирәк, көл белән тукландыра аласыз. Калий монофосфаты – яхшы ашлама. Ул 10 литрга 1 аш кашыгы кушыла. Помидорны балландыра, үсемлекнең иммунитетын яхшырта.

Быел теплицадагы помидор яфраклары саргайды, уңышы да мактанырлык булмады. Берәр чир булды, ахры. Мондый очракта теплицаның туфрагын алыштырыргамы?

Теплицадагы помидорларның яфраклары иртә саргайган икән, димәк, ул чиргә бирешкән. Аларны бик еш кладоспориоз чире зарарлый. Ул фитофтора кебек помидорларны черетми, яфракларга саргылт таплар төшә, споралар көннән-көн үрчи, ул акрынлап барлык яфракларга күчә, үсемлекне корыта, уңышны киметә. Чирне бөтенләй җиңә алмаячаксыз. Аны киметеп кенә була. Сәбәбе – теплицада һаваның дымлылыгы югары булу һәм тыгыз утырту, артык яфракларын, ян сабакчыкларын вакытында өзмәү. Помидор үтәли җил ярата. Җәен теплицаның ишекләрен япмыйм, көн салкынча булса да, төнгә дә шулай кала. Помидор үсентеләрен утыртканда чокырына бер төймә глиокладин салам. Быел җиренә «Триходерма вериде» да сиптем, файдасын күрдем. Чиргә каршы тору максатыннан, кимендә өч тапкыр «Фитоспорин» сиптерәм. Моны ике атна саен эшләргә була. Фитоспорин зыянлы түгел, составында печән таякчыклары гына. Бер пакет алып, куе эремәсен ясап куям, миңа бер сезонга җитә. Бер көннән үк помидорларын юып ашарга ярый. Теплицадагы помидорларны корыган печән белән мүлчәлим. Ул су сипкән саен чери, ашлама була, череп, печән таякчыклары бүлеп чыгара. Көзен теплицаны яхшылап җыештырырга кирәк. Теплицаны юарга, туфрагына «Фитоспорин», «Алирин», «Бактофит» яки «Триходермин» эремәсе сибәргә була. Язын җирен казыгач, тагын бер тапкыр «Фитоспорин» сиптерәм. Теплицаның туфрагын алыштыру мөмкинлегегез бар икән, моны эшләгез. Әмма бу – бик авыр хезмәт.

Кладоспориоз безнең теплицада да бар, әлеге кисәтү чаралары аңа таралырга гына бирми. Көзгә таба теплица ишекләрен ябуга, без аны күрәчәкбез әле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре