Бакча кишәрлегендә теләсә нинди зурлыктагы бассейн урнаштырырга мөмкин. Законда бу җәһәттән чикләүләр каралмаган. Дәүләт Думасы депутаты, Мәскәү өлкәсенең Бакчачылар берлеге рәисе Никита Чаплин “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
“Бассейнның күләме яки мәйданына кагылышлы махсус нормалар юк”, – дип аңлатып үткән парламентчы. Тик, аның әйтүенчә, бакча хуҗаларына ширкәтнең инфраструктурасы мөмкинлекләрен исәпкә алырга кирәк. “Ширкәттәге гадәти суүткәргеч мондый күләмгә исәпләнмәгән. Ул төп ихтыяҗлар – су сибү һәм юыну өчен генә билгеләнгән. Шуңа күрә бакчачылар бассейннарына суны каян да булса китертә, яки үз чыганакларыннан – скважина, коелардан ала”, –дип билгеләп үткән Чаплин.
Аның фикеренчә, бассейнның суын агызу аерым игътибар үзәгендә тотылырга тиеш. “Бассейн суын агызу, хуҗалыкта файдаланылган башка теләсә нинди суны агызу кебек үк, төгәл генә җайга салуга мохтаҗ. Бу өлкәдә норматив базаның күздә тотылмавы сәбәпле, күршеләр арасында бәхәсләр чыга, әйләнә-тирә мохиткә зыян салына”, – дигән депутат.
Аның әйтүенчә, тыюлар булмауга карамастан, бакчачылар бассейн урнаштырганда боларны күз уңында тотарга тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез