Кадерләп үстергән
Табиб Миләүшә Сабирова – 4 бала әнисе. Һәрберсенә няня чакыртырга туры килгән. Ни дисәң дә, безнең халыкка кеше сүзе, балаңны чит кешегә тапшыру ише вөҗдан газаплары кичерү хас. Әмма Сабировлар, няня эзләгәндә бернинди читенсенү хисләре кичермәдек, диләр.
– Дөресен генә әйткәндә, һәр бала туганнан соң миңа укырга, һөнәри яктан камилләшергә кирәк булды. Икебезнең дә әти-әниләр читтә. Аллаһка шөкер, бөтен няняларыбыз да балаларны үземнән дә яхшырак карый торган кешеләр булдылар. Тәҗрибәле, мөселман хатын-кызларны эзләдек. Татар телендә сөйләшүләре мөһим иде. «Авито» хезмәте аша да бик яхшы нянялар табарга була. Улыбызны ике айдан башлап караган Айшә ханым – туганыбыз кебек якын, кадерле кешебез. Ул бездән киткәч тә, аның кебекләрне таба алмыйча яңадан килүен үтендек. Няняны көн дә чакыртабыз. Сәгатенә 450 сум түлибез, – дип үз тәҗрибәләре белән бүлешә күпбалалы әни.
Миләүшәдән няня чакыртуның өстенлекләрен сорыйбыз. Аз түгел икән. Мәсәлән, няняга үзеңнең кайда булганыңны, нәрсә эшләгәнеңне аңлатып, акланып тору кирәкми. Бала-чага, тормыш мәшәкатеннән арынып, үзең өчен вакыт табарга, ирең белән тынычлап театр-концертка, мәҗлесләргә йөрергә дә мөмкинлекләр арта. Иң мөһиме – күңелең тыныч, ди Сабировлар. Кайтып кергәндә баланың кәефе яхшы, ашаган, йоклаган булса, няня белән ике арада мөнәсәбәтләр урнашканлыгын тойсагыз, димәк, үз кешегезне тапкансыз.
Күкрәк баласы өчен няня хезмәтен тәкъдим итү узган ел ил буенча 28 процентка артса, няня эзләүчеләр 35 процентка арткан. Барыннан да бигрәк няня-гувернантка, ягъни баланы да карый, өйне дә җыештыра, ашарга да пешерә торган ханымнарны эзлиләр.
Көне буена булмаса, берничә сәгатьлек ярдәм дә ярап торыр иде әле. Кыска вакытка дип ялланган нянялар хезмәте дә популярлаша икән. Баласыннан көне буена аерылырга теләмәгән әниләр бераз сулыш алыр өчен генә ярдәмче чакырып торудан тартынмый. Бер-ике сәгать эчендә табибка барып килергә, эшләп алырга, үз-үзеңне карарга, тренировкага өлгерергә була. Тик няняларга гына эшнең мондый төре ошап җитми. Ни дисәң дә, 6–8 сәгатеңне эшләп, даими хезмәт хакы алып тору ышанычлырак.
Үзем сайлыйм
Хезмәтнең икенче ягына күз салыйк. Казанда яшәүче Гөлия Саттарова няня булып бер ел гына эшли. Уңай якларын бәяләргә өлгергән инде.
– Шәхси няня хезмәтенә күчкәнче 13 ел балалар бакчасында эшләдем. Курыкмадыңмы, дип сораучылар күп. Нәрсәдән куркасың? Ике дистә бала белән эшләү тәҗрибәсе булгач, бер бала белән генә эшләүнең бер куркырлык җире дә юк. Бу өлкәгә кереп киткәндә бераз борчылдым анысы, яңалык шикләндерә бит ул. Әмма үземне кулга алдым. Ни дисәң дә, мине генә түгел, мин дә сайлыйм бит. Мин үзем дә – җаваплы, тыныч, эшне җиренә җиткереп эшли торган, төгәл кеше. Гаиләгә килгәндә, баланың әнисе нинди булуга игътибар итәм: борчылучанмы, тынычмы, хөрмәт белән сөйләшәме, тәкәбберме? Менә өченче гаиләдә эшли башладым. Эшемнән бик канәгать. Хәзер карый торган гаиләдә өч бала, мин карый торган төпчеккә ике ай да юк әле. Туганнан бирле карыйм. Кайберәүләр күкрәк баласыннан курка. Миңа алар тынычрак та кебек тоела әле. Дүрт көн эшлим, өч көн ял итәм. Үзем эшләгән барлык гаиләләрне дә үзем таптым, үз шартларымда урнаштым. Агентлык аша урнашсаң, оклад бар. Бер сәгатькә 600 сум алам, көненә алты сәгать эшлим. Айга 60 меңнән дә ким чыкмый.

Балалар бакчасында эшләү белән чагыштырсаң, уйланырлык җирлек бар. «ГородРабот.ру» сайты 2026 елда Казанда тәрбияченең уртача хезмәт хакы 35 879 сум дип хәбәр итә. Егермедән артык баланы кимендә ярты көн карарга, бәйрәмнәргә әзерләргә, укытырга, өйрәтергә кирәк. Әле һәр баланың әнисе белән дә уртак тел табасы.
Питрәч районының Богородское бистәсендә яшәүче яшь няня Инзилә Вәлиеваның үзенә дә нибары 15 кенә. Күршеләренең кызлары тугач, өч айдан Инзиләнең ярдәм итүен сорыйлар. Бәләкәй Ләйләне, әнисе эш буенча чыгып киткәндә, күрше Инзилә апасы карап тора. 9 ай шулай аралашып, ярдәмләшеп яшиләр икән инде. Күрше хакы – Алла хакы, ди халык. Акчага терәлмәгән булса да, иш янына куш булыр дип, Ләйләнең әнисе няняга 200 сум түли. Үсмергә анысы да – кесә калынайтырга бер дигән форсат.
Кем әйтмешли, рәхәт яшәүдән тыеп булмый. Бала караучыларга ихтыяҗның артуы хәзерге тенденцияләрне чагылдыра. Күп кенә ата-аналар берьюлы һөнәри яктан да үсәргә, гаилә тормышын да алып барырга тырыша, үзенә күрә бер урталыкка омтылалар, ди белгечләр.
Көнең төнгә тоташса
Газиз баласын көндез няняга тапшыручыларга ияләштек инде анысы. «Төнге няня» дигәне нәрсә инде тагын? Казанда яшәүче Нәфисә Сабированың сеңлесе Дубайда яши. Иран егетенә кияүгә чыгып, тормышларын «дубайча» корып җибәрәләр. Бала туганчы ук Филиппиннан килеп эшләүче нянялар табалар. Аның юл чыгымнары, страховкасы да түләнә. Алар өчен бу – гадәти әйбер. Хәзер гаиләдә ике няня. Берсе баланы көндез карый, икенчесе – төнлә. Яңа елга Казанга кайтканда да няняны үзләре белән алып кайткан гаилә. Баланы йоклату рәтен Филиппин хатыны гына белгәч соң...
– Бала туганчы хәтта гувернанткалары да юк иде. Киявебез моңа бик хурланды, бу хакта хәтта беркемгә дә әйтмәскә кушкан. Өйдә ярдәмчең булмау зур җитешсезлек икән аларда. Балага 40 көн тулгач та сеңлем эшкә чыкты, Әбу-Дабига барып эшләп йөри. Йокы туйдыру мөһим. Няняның йортта үз бүлмәсе бар. Кич белән төнге няня килә. Бала бик аралашучан, тумыштан ничә кеше кулында үсә бит. Кая барсалар да, няня үзләре белән. Монда да алып кайттылар, алар шуңа ияләшкәннәр, моның бер сәерлеген дә күрмиләр. Кечкенә бала дип тормыйлар, бөтен җиргә йөриләр аның каравы. Мәскәүгә театрга да барып кайттылар. Бала чит кешегә калып борчылмый, аның өчен няня да – ияләшкән якын кешесе. Әйе, безгә бу бик сәер инде, – ди Нәфисә. – Филиппин хатын-кызлары йомшак фигыльле, киң күңелле, мәрхәмәтле. Алар Африка илләреннән килгән нянялардан кыйммәтрәк йөриләр икән. Кая барсалар да, самолетка няняга да билет алалар. Кияүнең туганнарына кунакка барганда няня шулай ук ияреп бара, хәтта барысы бергә җыелганда өстәл хәстәрләр өчен ярдәм итәргә гувернанткаларын да алып баралар. Безгә аңлау өчен авыррак әйберләр. Әмма мин хәзер нишләп әле начар булсын дип уйлыйм. Бала бәхетсез дә, мескен дә түгел. Гаиләнең эшләгән акчасы шулай яшәргә мөмкинлек бирә.
Беренче ишетүдә башка сыймаслык тоелган хәлләр хәзер үзебезнең көнкүрешкә әйләнеп бара. Төнге няня эзләүчеләр саны Россиядә дә арта. «Авито» хезмәт базарында бу күрсәткечләр 10 процентка өскә үрмәләгән.
«Мин – Анастасия. 21 яшь. Балалар белән өч ел эшлим. Шәхси няня булып эшләү тәҗрибәм бар. Төп эшем бар, төнгә няня буларак өстәмә эш эзлим. Кайсы көнне дә эшләргә әзер. Өй эшләрендә ярдәм итә, ашарга пешерә алам. Баланы юындырам, ашатам, уйнатам, йоклатам. Бер яше дә тулмаган балалар белән эшләмим. Эшнең бер сәгате – 350 сум», – дип яза бер туташ. Җаегыз булса, няняга түләгән акча кесәгезне төртеп тишмәсә, нигә әле файдаланмаска?
Кеше рәхәткә бик тиз ияләшә. Тик балалар да бик тиз үсә шул. Ни арада үсте бу дип, бәләкәй чакларын сагынып искә алабыз. Шул самими истәлекләрнең дә яртысы няняда калса, үкенечле булмасмы?
Мөнәсәбәт
Гөлзар Вәлиева, гаилә психологы:
– Няня әнине алыштырмасын өчен, чикләрне дөрес итеп кую, кагыйдәләр булдыру кирәк. Аның бары тик ярдәмче генә икәнен истән чыгармагыз. Баланың төп эмоциональ бәйләнеше әни белән булырга тиеш. Няня баланы йоклатканда, ашатканда булыша ала, әмма бу эшләрне тулысынча аның өстенә калдырырга ярамый. Башкача мөмкин булмаганда, әни белән бала арасында үзенә күрә бер гадәт, йола булса яхшы. Мәсәлән, кочаклап алу, бала белән икегез генә белгән сүзләрне әйтү кебек мизгелләр булдырыгыз. Бала өчен мөһим бәйрәмнәрдә, вакыйгаларда, табибка барганда янәшә булыгыз. Бергә вакытлар сирәк булса да, аларны сыйфатлы, истә калырлык итеп уздырыгыз. Кечкенә балага кимендә 2–3 сәгать вакыт кирәк, зуррак балага 20 минутыгызны булса да кызганмагыз. Әмма бу вакытта үзегезне тулысынча аңа гына багышлагыз.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез