Казанда авыл эшмәкәрләре, фермерларга үзе җитештергән продукцияне сату өчен бик кулай урын – Агросәнәгать паркы бар. Табигый ризыклар – сөт, каймак, яңа пешкән икмәк, яңа чалынган сыер ите һәм башка шундый азык-төлек кирәк булса, шәһәр халкы шунда агыла. Биредә балның да ниндие генә юк. Тәҗрибәле умартачы Камил абый Сөнгатуллин да хуш исле бал сата. Инде 50 елдан артык бал кортлары белән бергә үз дөньясында кайный ул. 300 оядан артык умартасы бар. Балы да бик тәмле. Юкә чәчәгенеке дә, карабодай, болын чәчәкләренеке дә – ниндие генә юк. Ләкин балы гына түгел, сөйләгән сүзләре дә «тәмле» аның.
Була бит шундый кешеләр: аның белән сәгатьләр буе сөйләшергә мөмкин. Нинди генә темаларга кереп китмисең, ниләр хакында гына фикер алышмыйсың. Камил абый белән дә шулай. Ким дигәндә бер сәгать сөйләшеп торганыңны сизми дә каласың. Ачык күңелле генә түгел, зирәк тә ул. Тормыш тәҗрибәсе дә зур. Гаиләсен, нәселен ярата, шулар өчен яши. Ә иң мөһиме: тормышына шөкер итә белә. Аның белән аралашканнан соң, үзең дә дөньяга икенче төрлерәк карый башлыйсың димме, тирә-юнь матурланып, яктырып китә.
Бер очрашуда Камил абый бик кызыклы мәхәббәт кыйссасы сөйләде. Аның асылында нәрсә ятадыр: язмышмы бу, әллә инде тормыш тәҗрибәсе булган әти кешенең алдан күрүчәнлеге, ә бәлки хәйләсеме – үзегез нәтиҗә ясарсыз.
Камил абый: «Улыма – хатынны, безгә киленне бал кортлары табып бирде», – дип көлә. Шулай дип елмайса да, аның сүзләрендә хаклык бар. Ә иң кызыгы: булачак килене белән башта умартачының улы Зөлфәт түгел, ә каената үзе танышкан. Камил абый Мәскәүдә уза торган «Бал ярминкәсе»ндә катнаша. Инде ярминкәнең соңгы көнендә кайтырга дип әйберләрне җыеп маташканда, аның янына бер кыз килеп баса. «Кортлар белән шөгыльләнәсем килә, мин бал кортларын яратам», – ди ул. Камил абыйдан ике төрле бал сатып ала. Тик умартачы абый эш арасында кызның сүзләренә дә, кызыксынуына да әллә ни игътибар итми. Бары өйгә әйләнеп кайткач кына, кыз баланың сүзләре кылт итеп исенә төшә. «Мәскәү кадәр Мәскәүдә яшәүче кызның шулай кызыксынуы... Бу бит инде – зур нәрсә. Үзе татар кызы, җитмәсә. Телефонын да алып калмаганмын ичмасам», – дип уйлый.
Ике елдан соң Камил абый кабат Мәскәүгә ярминкәгә бара. Һәм соңгы көндә аның янына тагын теге кыз килеп баса. «Минем умартачылыкта эшләп карыйсым, тәҗрибә туплыйсым килә», – ди ул. Әлбәттә, гомерен умартачылыкка багышлаган, бал кортларын тугры дусты итеп сайлаган кеше өчен мондый сүзләр йөрәккә май булып ята. Беренче очрашуларын да онытмаган була Камил абый. Эчтән генә сөенеп куя. Кыз белән алар телефон номерларын алышалар. Бер айдан соң кыз, Казанга кайтам, дип шалтырата. Камил абый каршы алырга була. «Мин Камал театрына билет та алам. Театрга йөрергә яратасыңмы?» – дип сорый. Кыз бик теләп ризалаша. «Әле аның спектакле дә нинди булды – «Диләфрүзгә дүрт кияү». Андагы геройларның да берсе – умартачы бит», – дип елмая Камил абый.
«Сез шул вакытта ук бу кызны үзегезгә килен итү турында уйладыгызмы?» –дим. «Юк, уйламадым. Театрга улыма да билет алган идем алуын. Ләкин ул бара алмады. Спектакльне өчәү – мин, хатыным һәм Эльвира карадык. Шунда якыннанрак та таныштык», – ди умартачы.
Эльвира тумышы белән Азнакайдан булып чыга. Бал кортларына мәхәббәте дә юкка гына түгел икән. Кызның бабасы умартачы булган. Дәү әтисен хәтерләми хәтерләвен. Ләкин аны кечкенәдән үк бабасыннан калган кәрәз рамнары кызыксындыра, бал, кәрәз исен ярата.
Мәскәүдә «Бал ярминкәсе» барганын белгәч тә, Эльвира үз күңеленә тынгы таба алмый шунда йөгерә. Бирегә илнең кайсы гына төбәкләреннән, кемнәр генә җыелмаган. Борынны ул яраткан бал, балавыз исе кытыклый. Күз алдына чәчәкле болыннар, бер чәчкәдән икенчесенә кунып очкан бал кортлары килә. Бәлки биредә миңа үз умартачылыгында эшләп карарга рөхсәт итүче остаз табылыр, дип уйлый Эльвира һәм умартачылар арасыннан тәҗрибә уртаклашырдай кешене эзли башлый. Шунда күзенә түбәтәйле, көләч йөзле бер абый чалына. Язмыш аны Камил абый белән менә шулай таныштыра. Күңелендәге хыялын кыз бал сатучыга яшерми сөйләп бирә. Ләкин артык якынаеп китмиләр. Ә Эльвира бу һөнәрне үзләштерергә кирәк дигән катгый карарга килә. Ике елдан Эльвира ярминкәдә кабат Камил абыйны эзләп таба. Күрәсең, ниндидер көч, әле үзләре дә белмәгән җепләр аларны бер-берсенә тарткан.
Үзем умартачы кыйссасын тыңлыйм, үзем эчтән генә елмаям. Ай-һай, Камил абый, хәйләкәр дә сез, чын татар кешесенә хас гаилә тәрбиясе дә бирә беләсез икән. Бу кыз бала белән икенче тапкыр танышып аралашканнан соң ук, күңелегезнең бер читенә: «Малаем өчен менә дигән хатын, ә бал кортларыма менә дигән хуҗабикә булачак бит бу», – дигән уй тугандыр сездә. Ләкин зирәк ир буларак, яшьләрнең аралашып китүенә кысылырга теләмәгән ул. Ә бары тик очраштыру өчен хәйләкәр сәбәпләр генә тудырып торган. Бер-берсен яшьләр үзләре аңларга, тоемларга тиешлеген һәм насыйп яр булсалар, ике арада очкын үзе кабыначагын умартачы яхшы белгән, әлбәттә.
Камил абый, сөйләшә торгач, бер серне дә чиште. Эльвира шигырьләр дә язгалый икән. Һәм берсен умартачы остазына да күрсәтә. «Шигырьне ике тапкыр укып чыктым. Ул анда тормыш, пәйгамбәребез, дин турында язган. Бу кызның күңеле китек түгел бит, дим. Улыма да әйттем. Синең йөргән кызларың бардыр. Ләкин бу кызга игътибар итә әле син, дидем», – ди Камил абый.
Эльвира җәйге ял вакытында кабат Камил абыйларга кунакка кайта. Бергәләп җиләк җыялар, умарталыкта эшлиләр, улы Зөлфәт белән дә дуслашалар. Бал кортларына гашыйк кыз кышкы каникул вакытында да кайта. Егет белән бергәләп чаңгы шуалар. Дуслык әнә шулай әкренләп мәхәббәткә әверелә.
Яшьләр өйләнешергә теләүләрен әйткәч тә, Камил абый икесен дә каршысына утыртып сөйләшә. Уй-ниятләре төплеме икәнлегенә инанырга тели ул. Кызны әти-әнисеннән сорап, никах укыталар. Шулай итеп яшь гаилә барлыкка килә. Менә инде 10 елдан артык алар бер тулы гаилә булып, дус-тату гомер итә. Аларның тормышын да бал кортларыныкына тиңләргә мөмкин. Тырыш хезмәтләре белән кешеләрне сөендереп яшиләр. Умартачы: «Мин күп нәрсәне бал кортларын күзәтеп, алардан өйрәнәм. Әле һаман да бу дөньяда берни белмәгәнемне аңлыйм», – ди.
Камил абый үз һөнәрен балалары, оныклары дәвам иттерер, дигән өмет белән яши. «Чылбыр өзелергә тиеш түгел», – ди ул. Оныкларының чын татар баласы булып үсүен тели. Дүрт оныгы бар аның хәзер: Мәрьям, Сөләйман һәм игезәкләре – Мөхәммәт белән Ибраһим. Менә шулардан да зуррак шатлык һәм шулардан да кыйммәтрәк байлык бармы тагын?
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез