Яңавылда коррекцион интернаттагы балаларны эвакуацияләгәннәр. Учреждениедә янгын сигнализациясе эшли башлаган.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр яну билгеләрен тапмаган. Мәктәп сакчысы әйтүенчә, икенче каттагы йокы бүлмәсендә бер малайның кулында телефон җылынган, ә аннары җайланма төтен чыгара һәм эри башлаган. Шуның аркасында янгын сигналы эшләп киткән.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче мәктәптән 16 өлкән кеше һәм 122 бала эвакуацияләнгән. Вакыйга нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.
- Кесә телефоннары һәм пауэрбанклар литий-ион аккумулятор батареяларыннан эшли. Бу энергия чыганагы суга тулысынча батканда гына сүнә ала. Техниканы игътибарсыз калдырмагыз, төнлә зарядкаламагыз, телефоныгызны мендәр астына куймагыз, йортыгызга янгын хәбәрчесен урнаштырыгыз. Сезнең хәвефсезлек - сезнең җаваплылыгыгыз! - дип белдерделәр МЧСтан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез