«Бала-Сити»да  «Туган тел» фестивале үтте

Бакчаларда татар мохитен ничек булдырырга? «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасында узган «Туган тел» бишенче республикакүләм фестивалендә әлеге сорауга җавап эзләделәр. Шушы еллар эчендә анда 500гә якын тәрбияче, татар теле укытучысы катнашкан.

Әлеге чара ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, «Бала-Сити» бакчасы белән берлектә үткәрелә. Ул татар телен өйрәтүче тәрбиячеләрне берләштерү, аларны заманча, алдынгы технологияләр белән таныштыру, туган телгә бәйле проблемалар буенча фикер алышуны күздә тота.

Фестивальдә Түбән Кама, Мөслим, Питрәч, Бөгелмә районнары, Казан шәһәре белгечләре дәресләр күрсәтте. Укытучылар, тәрбиячеләр туган телне укытуның төрле алымнарын өйрәнде, татарча проектлар белән танышты. Үзләре теләгән мастер-классларда тәҗрибә туплады. Һәр дәрестән соң белгеч белән фикер алышу мөмкинлеге дә бар иде.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова туган телне үстерүгә өлеш керткән тәрбиячеләр һәм укытучыларга рәхмәт белдерде.

– Балалар язмышы – өлкәннәр кулында. Без нәрсә өйрәтсәк, алар шуны  өйрәнәчәк. Туган телне өйрәтсәк, телне камил беләчәк. Бакчада алган белем гомер буе онытылмый. Мин моны үземнең балам йөргән бакчадан да чыгып әйтәм. Татар теле укытучысы Минзилә апа  2–3 яшьтә үк сабыйларны сәхнәгә шигырь сөйләргә алып менде. Башка милләт балалары хәзер дә   татарча аралаша», – диде ул.

Бу минутларда Татарстанда халыкара полилингваль балалар бакчалары һәм «Бала-Сити» мәктәбенә нигез салган Альбина Насыйрова Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә халыкара мәктәп ачуда катнашты. Шул ук вакытта «Туган тел» фестивалендә чыгыш ясаучыларга да видеосәламен җиткереп: «Татар телен, мәдәниятне бергә үстерик», – диде.

КФУ профессоры Фираз Харисов белдергәнчә, ана телен балага гаиләдә өйрәтергә кирәк. Монысы – аксиома.  «Бу фикер белән килешмәүчеләр дә бар. Юк, аның баласын, оныкларын бакча, мәктәп өйрәтсен. Ләкин алай түгел. Әлбәттә, нигезе гаиләдә салынып, аннан соң бу эш бакчаларда җитди итеп дәвам иттерелергә тиеш. Мондый чараларга ихтыяҗ зур, – диде ул.

Ләйсән Вәлиева «Бала-Сити» бакчасында 4 ел татар телен өйрәтә. Аннан кызыксындыру алымнары турында сораштык.

– Без татар телен чит тел буларак өйрәтәбез. Бакчага йөрүче балаларның тел белү дәрәҗәсе төрлечә. Кемдер белә, кемдер бөтенләй белми. Бакчада чит илләрдән килүчеләрнең балалары да укый бит. Язу, кагыйдә ятлату дигән нәрсә юк. Дәресләрне уен кебек үткәрәбез. Сабыйларга бик ошый. Әти-әниләре дә риза, – ди Ләйсән Вәлиева. – Фестивальдә «мастер-класс» күрсәттем. Мондый чаралар туган тел укытучыларын берләштерә. Иң яхшы чыгышларны методик белешмә итеп тупладык. Бу башкалар өчен дә файдалы булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре