Бала тапмаска өндәүчеләрне штрафка тарту турында закон проектын кабул иткәннәр

Дума депутатлары бала табудан баш тартуга өндәүләрне (чайлдфри) тыюны санга сукмаган өчен 5 миллион сумга кадәр штраф салуны күздә тоткан закон проектын беренче укылышта кабул иткән.

Документта тыюны бозган өчен административ җаваплылык һәм Административ хокук бозулар турында кодекска төзәтмәләр кертү каралган. Проект нигезендә, гади кешеләр – 50 меңнән 400 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар – 100 меңнән 800 мең сумга кадәр, оешмалар – 800 меңнән 5 миллион сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре