Башкортостанның Стәрлетамак шәһәрнедә бала тудыру йортында бер хатын-кыз өченче кат тәрәзәсеннән чит баланы ташлый, дип хәбәр итә төбәк буенча Тикшерү идарәсе.
"Бала алган җәрәхәтләрдән һәлак булды", — дип аныкладылар ведомствода.
Бу хәл 1нче клиник хастаханәсенең бала табу бүлегенең гомуми палатасында 18: 00 сәгатьтә була.
29 яшьлек шикләнелүчегә каршы "Кече яшьтәге кешене үтерү турында" җинаять эше кузгатыла.
 Фаҗига урынына тикшерү бүлеге җитәкчелеге һәм тикшерүчеләре, криминалистлар һәм полиция хезмәткәрләре килгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез