14 кә кадәр ярый. Бала тәрбияләүче гаиләләрнең торак шартларын яхшырту мөмкинлеге артачак. Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның гаилә ипотекасының шартларын үзгәртүгә бәйле тәкъдимен хуплады. Әлеге карар әти-әниләргә дә, торак базарына да зур ярдәм булачак, ди белгечләр. Нәрсә үзгәрәчәк?
Бу көннәрдә Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 14 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче гаиләләргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ташламалы ипотека программасыннан файдалану мөмкинлеген бирү турындагы тәкъдимен хуплады. Рөстәм Миңнеханов бу хакта, Россия Дәүләт Советының Тормыш өчен инфраструктура юнәлеше буенча комиссия җитәкчесе буларак, моннан бер ай чамасы элек сүз кузгаткан иде. Дәүләт Советы Президиумы утырышында ул гаилә ипотекасы лимитын төбәкләрдәге бер квадрат метрның уртача бәясеннән һәм гаилә әгъзалары саныннан чыгып билгеләргә дә тәкъдим итте. Татарстан Рәисе фикеренчә, илдә мөмкин кадәр күбрәк гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен җирлек тудырырга кирәк.
Алты процентлы гаилә ипотекасы 2030 елга кадәр гамәлдә. Аны яңа төзелгән йортта фатир сатып алу яки шәхси йорт салу өчен рәсмиләштереп була.
Хәзер әлеге мөмкинлектән 6 яшькә кадәр (6 яшьне дә кертеп. – Ред.) баласы булган гаиләләр, инвалид бала тәрбияләүчеләр файдалана ала. Беренчел кертем – 20 процент. Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе өчен кредитның максималь күләме – 12 миллион сум, калган төбәкләргә – 6 миллион сум. Торак моннан кыйммәтрәк тора икән, калган сумманы базар бәясеннән сатып алырга туры киләчәк.
Шунысы да бар: 2025 елның 1 апреленнән торак төзелеше түбән булган төбәкләрдә (әлеге исемлектә 901 торак пункт, шул исәптән Татарстандагы 18 кечкенә шәһәр бар. – Ред.) гаилә ипотекасы ярдәмендә иске йорттан да фатир сатып алырга рөхсәт ителә. Торакка бәйле кайбер таләпләр бар, әлбәттә.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, ташламалы ипотека шартлары илнең барлык төбәкләренә дә туры килеп бетми. Шуңа күрә ул лимит күләмен һәр төбәк өчен аерым билгеләргә тәкъдим итте.
– 6 миллион сум – бала үстерүче гаиләләр арасында ихтыяҗ зур булган ике бүлмәле фатир бәясенең яртысын гына тәшкил итә. Калган өлешен исә базар бәясеннән түлисе. Нәтиҗәдә фатир сатып алу өчен гаиләнең айлык кереме кимендә 320 мең сум булырга тиеш. Мәсәлән, бу Татарстанда уртача хезмәт хакыннан биш тапкыр күбрәк, – диде республика Рәисе.
Шуңа күрә төбәкләр өчен ташламалы программа буенча лимит күләмен билгеләгәндә бер квадрат метр торакның уртача бәясен һәм ташламалы ипотека рәсмиләштерәчәк гаиләдәге кеше санын исәпкә алырга тәкъдим итте Рөстәм Миңнеханов. Моның белән илнең 38 төбәгендә килешкәннәр. Алар комиссиягә үз тәкъдимнәрен җиткергән.
«Яндекс Недвижимость» мәгълүматларына караганда, 2025 елның апрелендә Казанда яңа төзелгән йортлардагы фатирның бер квадрат метрының уртача бәясе 236 мең сум тәшкил итә. Без әлеге күрсәткеч буенча Мәскәү (403 мең сум) һәм Санкт-Петербургтан (263 мең сум) соң өченче урында. Чагыштыру өчен, Түбән Новгородта ул – 185 мең сум, Уфада – 159 мең сум, Самарада – 128 мең сум.
Җавап озак көттермәде: Владимир Путин гаилә ипотекасының шартларын яңадан карап тикшерергә кушкан. Ил Хөкүмәте Дәүләт Советының Тормыш өчен инфраструктура юнәлеше буенча комиссиясе белән берлектә гаилә ипотекасын 14 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче гаиләләргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга җәелдерүгә бәйле тәкъдимнәрне 15 июньгә кадәр әзерләп тапшырырга тиеш.
Казандагы милек агентлыгы җитәкчесе Ләйсән Хәернасова сүзләренә караганда, ташламалы ипотека шартларын үзгәртү күп гаиләләргә тораклы булырга ярдәм итәчәк.
– Торакка ихтыяҗ һәрвакыт бар. Тик бүген гаиләләрнең күбесе югары процент ставкасыннан куркып, фатир сатып алуны кичектерергә мәҗбүр. Гаилә ипотекасын 14 яшькә кадәр баласы булганнарга да бирү күп гаиләләргә тораклы булырга ярдәм итәчәк. Бүген риелторлар даирәсендә «донор» ипотекасы дигән күренеш тә бар хәтта. Ягъни тораклы булырга теләүче, әмма гаилә ипотекасы шартларына туры килмәүчеләр, кредит рәсмиләштергәндә кечкенә баласы булган туганнарын-дусларын бергә заем алучы буларак терки. Тик һәркемнең дә мондый ышанычлы кешесе юк, – ди белгеч.
Фикер
Илдус САФИУЛЛИН, икътисад белгече:
– Әлеге тәкъдим ташламага ия булган кешеләргә булышу һәм, әлбәттә, төзелеш оешмаларына ярдәм итүне күз уңында тота. Былтыр ташламалы ипотека программалары тәмамлангач, торак базары бик авыр хәлдә калды. Өстәвенә процент ставкасы да зур. Элек фатирларны яңа йортның нигезен казый башлаганчы ук алып бетерсәләр, хәзер әзер «таш тартма»лар да шул килеш утыра. Гаилә ипотекасының шартларын киңәйтү торак базарын җанландырып җибәрергә тиеш. Чөнки илдә торак шартларын яхшырту мөмкинлегенә ия булучылар артачак. Яхшы яңалык бу!
Ике бала тәрбияләүче гаиләләр ташламалы автокредит программасында катнаша алачак. Илнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы әнә шундый карар кабул иткән. Билгеле булганча, май башында ташламалы программаны күпбалалы гаиләләргә җәелдерделәр. Аларга үзебездә җитештерелгән һәм бәясе 2 миллион сумнан артмаган автомобиль сатып алганда 10 процент күләмендә ташлама бирелә. «Әлеге ярдәм чарасына ихтыяҗ зур булып чыкты, шуңа күрә 2025 елның 26 маеннан аннан ике бала тәрбияләүче гаиләләр дә файдалана алачак», – дип хәбәр иткәннәр министрлыкта.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез