Балалар бакчасына түләүләр арта

2025 елга балалар бакчасы өчен ата-ана түләвенең максималь күләме расланган. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән карарга кул куйган.

Баланы карау өчен түләү күләме мәктәпкәчә оешманың атнасына һәм көненә күпме сәгать эшләвенә, шулай ук юнәлешенә (гомуми белем бирү, катнаш, савыктыру юнәлешендә булырга мөмкин) бәйле.

Аерым алганда, баланы атнасына биш көн дәвамында бакчага йөртү бер һәм ике балалы гаиләләргә аена – 1013 сумнан 5032 сумга кадәр, өч һәм күбрәк балалы гаиләләргә аена – 507 сумнан 2516 сумга кадәр төшәчәк.
Баланы алты көн йөртү күпкә кыйммәтрәк: бер һәм ике балалы гаиләләргә аена –4395- 6045 сум, өч һәм күбрәк балалы гаиләләргә аена – 2198-3023 сум түләргә кирәк булачак.
Ә инде савыктыру юнәлешендәге балалар бакчаларында түләү күләме баланың сәламәтлегенә бәйле. Махсус савыктыру чараларына мохтаҗ булган балалар, еш авыручы, начар сөйләшүче балалар – һәрбер шундый төркем өчен аерым бәя билгеләнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре