Газетага язылу

Балаларга карата җинаять кылучыларга җәзаны кырысландыруны сораганнар

ЛДПР лидеры Леонид Слуцкий балаларны үтерүчеләр һәм аларга карата көч кулланучырга җәза чарасын кырысландырырга чакырган.

Ул МАКСтагы каналында бу җәһәттән пост урнаштырган. “Балаларны үтерүчеләр һәм аларны көчләүчеләр гомерлеккә төрмәдә утырырга тиеш. Балаларның гомере бәрабәренә җинаятьченең “төзәлүенә” ышанырга ярамый. Балаларны үтерүче һәм көчләүче адәм актыкларына балага тагын якын килү мөмкинлеге бирергә ярамый. Төрмәдәге үрнәк тәртип тә, үкенү сүзләре дә балаларыбызның иминлегеннән мөһимрәк була алмый”, – дип белдергән Слуцкий. Ул шулай ук бик нык борчуга салырдай статистика китереп үткән.

Россия Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, узган елда якынча 17 мең бала зыян күргән. 23 проценты җенси көчләү корбанына әйләнгән. “Һәрбер бала өчен – балачакны югалту һәм тулы бер гаилә  өчен – котчыкмалы тетрәнү бу”, – дигән сәясәтче.  

Дәүләт Думасы депутаты шулай ук, югарыда телгә алып үтелгән нигезләр буенча гомерлеккә хөкем ителгәннәрне шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итү мөмкинлеген тулысынча юкка чыгарырга кирәк, дигән фикерен җиткергән. “Бернинди дә “әйбәт тәртип” аларга юлны янә ачарга тиеш түгел”. – дип йомгак ясаган ул.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре