Балаларга тәмәке һәм никотинлы продукция сатучыларны җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Штраф күләме 80 мең сумга җитәчәк. Бер елга кадәр төзәтү эшләренә хөкем итү дә яный. Дәүләт Думасы шундый закон кабул иткән.
Балигъ булмаганнарга тәмәке сатучыны башта административ җаваплылыкка тартачаклар.
Икенче тапкыр эләксә, инде аңа җинаять җаваплылыгы яный. Штраф күләме 50 меңнән 80 мең сумга кадәр, яки хөкем ителүченең 3 айдан 6 айга кадәрге кереме күләмендә тәшкил итәчәк. Хокук бозган өчен бер елга кадәр төзәтү эшләре дә билгеләргә мөмкиннәр.
Закон авторларыннан берсе – Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин аңлатып үткәнчә, биредә сүз тәмәке, вейп, электрон сигарет, кальян турында бара. Аның әйтүенчә, вейп һәм электрон тәмәке тартучы үсмерләр саны артканнан-арта. “Кабул ителгән закон – кесәсен калынайту хисабына балаларыбызның сәламәтлеген какшатучыларга карата гадел карар”, – диде Дума Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез