Әти-әни, әби-бабай, туганнар гына түгел, таныш булмаган чит-ятлар да кемнәрне дә булса сөендерергә ашыга. РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, әнә, Балтач районына эшлекле сәфәре вакытында биш һәм аннан күбрәк бала үстерүче 38 гаиләне һәм райондагы бердәнбер исән- сау булган Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйльмуллинны саллы күчтәнәчләр белән сөендергән.
.jpeg)
Районның Куныр авылында яшәүче Айгөл һәм Айрис Муллагалиевлар исә әтиләре СВОда булган сигез һәм мөмкинлекләре чикле дүрт балага бәйрәм шатлыгы бүләк иткән. Күчтәнәчләрне алар үзләре Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенеп, сабыйларның өйләренә барып тапшырган. Әле алар шушы авылның балалар бакчасына йөрүче 14 сабыйны да сөендерергә ниятли.
.jpeg)
Районның социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре исә үзләре тәрбиясендә булган әби-бабайларны сөендергән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез