Бүген Социаль сәясәт комитеты утырышында бөтен республикадан 167 мең бала ял иткән 2025 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә йомгак ясалды. Моннан тыш, депутатлар халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турындагы һәм «Хезмәт ветераны» исемен бирү тәртибе һәм шартлары турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар.
Утырышны ачып, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләсен комитет әгъзалары елына ким дигәндә ике тапкыр, шул исәптән алдагы чорга республика бюджетын формалаштыру алдыннан да карыйлар. «Балаларның ялы һәм сәламәтләнүе мәсьәләсен без җәйге кампания башында һәм аннан соң киләсе елга планнар билгеләү өчен карыйбыз, – дип белдерде Светлана Захарова. – Моннан тыш, быел барлык депутатлар да республиканың сәламәтләндерү лагерьларында булдылар, анда балаларның ял итү шартлары, туклануны оештыру, учреждениеләрне матди яктан тәэмин итү белән таныша алдылар».
2025 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе нәтиҗәләре турында мәгълүматны республиканың яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Денис Лулаков тәкъдим итте. Җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә Татарстанның 1624 оешмасында 166919 баланы ял иттерү планлаштырылган булган. Республикадан читтә ял итү турында сөйләгәндә, Денис Лулаков билгеләп үткәнчә, Кара диңгездә 6 меңнән артык бала ял иткән һәм сәламәтләнгән. Моннан тыш, республика җәй көне Россия төбәкләреннән килгән 485 бала өчен ял оештырган. Палаткалы лагерьларда 12,5 мең бала ял иткән. «Республикада түләүсез нигездә 50 меңнән артык балага ял итү планлаштырылган иде, – диде Денис Лулаков. – Шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 1642 балага ял итү оештырылды. Аларга аерым игътибар кирәк. Бу юнәлештә безнең белгечләрнең квалификациясе үсә».
ТР Яшьләр эшләре министрлыгы мәгълүматын депутатлар игътибарга алды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез