Безгә куелган максатларны хәл итү өчен, хакимиятнең барлык тармаклары һәм баскычларын берләштерердәй парламент булдыру кирәк. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Кама шәһәренә эшлекле сәфәре кысасында шәһәр-район активы белән очрашуда шулай дип белдерде. Биредә ул иң элек район балалар хастаханәсе һәм балалар бакчасы биналарын капиталь төзекләндерүнең барышы белән танышты.
Фәрит Мөхәммәтшин башта Түбән Кама районының перинаталь үзәккә ия балалар хастаханәсендә булды. Биредә яңарту эшләре ахырына якынлашып килә. Оешманың 35 ел эшләү дәверендә тәүге төзекләндерелүе. «Район балалар хастаханәсен тулысынча яңарту мөмкинлеге биргән өчен республика Рәисенә, Хөкүмәткә, сәламәтлек саклау министрына рәхмәт әйтәсем килә», – диде район башлыгы Рамил Муллин.
Хастаханәне капиталь төзекләндерү эшләре 2021 елда башланган. Шушы вакыт эчендә ике хирургия бүлеге, реанимация, операция бүлекләре, башка бүлекләр яңартылган. Озакламый кабул итү-диагностика бүлеге ачылачак. Район хакимияте башлыгы әйтүенчә, капиталь төзекләндерү барлыгы 889 миллион сумга төшкән. Стационарны җиһазлар белән тәэмин итү өчен өстәмә акча – якынча 350 миллион сум таләп ителә. Районның сәламәтлек саклау идарәсе әйтүенчә, медицина кадрлары җитмәү аеруча кискен проблема булып кала. Хәзерге вакытта 80 табиб җитми. Әлеге хастаханәгә балаларны якын-тирәдәге 8 районнан алып киләләр.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук «Мишутка» 43 нче балалар бакчасына тукталды. Биредә республика казнасы хисабына (84 миллион сум чамасы) капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган. Шулай ук узган елда «Татнефть» хәйрия фонды бинаның түбәсен яңартуга 4,5 миллион сум биргән. Балаларның әти-әниләренә уңайлы булсын өчен, беренче катында МФЦ урнаштырылган. Бина быел 5 гыйнварда төзекләндерелә башлаган. Яңартылган бакчаны Республика көнендә ачарга ниятлиләр.
 Фәрит Мөхәммәтшин балалар бакчасы хезмәткәрләре белән аралашу барышында биредә укыту һәм тәрбия методикалары белән кызыксынды. «Үсеп килүче буынның төп кыйммәтләре бала вакытта формалаша. Нәкъ менә сез район, шәһәр һәм республика патриотларын тәрбиялисез», – диде парламент башлыгы.
 Дәүләт Советы Рәисе журналистлар белән аралашканда: «Түбән Кама – республикабызның зур, яшәү өчен уңайлы шәһәре. Республика программаларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә шәһәр нык күркәмләнә. Яңа биналар, мәктәпләр, бакчалар, юллар, парклар күзгә күренеп тора. Минемчә, бу шәһәрне башкаларга үрнәк итеп күрсәтергә була, – дип билгеләп үтте. – Алдыбызда Россия Президентының быел май аенда игълан ителгән илкүләм үсеш максатларын тормышка ашыру буенча яңа зур бурычлар тора. Алар халыкның сәламәтлеген ныгыту, иминлеген арттыру, гаиләләргә ярдәм итү, икътисадны үстерү кебек мәсьәләләргә кагыла. Түбәнкамалыларның аларны хуплаячагына ышанам».
Шәһәр һәм район активы белән очрашуда җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау турында сөйләштеләр. «Безгә куелган максатларны хәл итү өчен, хакимиятнең барлык тармаклары һәм баскычларын берләштерердәй парламент булдыру кирәк», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез