Быел җәй Татарстанда 16 меңнән артык үсмер эшкә урнашыр дип көтелә. Иң күп эш урыннарын туклану өлкәсендә, кунакханә юнәлешендә, мәктәпкәчә һәм медицина учреждениеләрендә тәкъдим итәләр. Хезмәт хакы 52 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Ә сез балаларыгызны эшләтергә җыенасызмы?
Рәсилә Нургатина, Чистай районы Татар Баганалысы мәктәбенең директор урынбасары:
– Безнең мәктәптә хезмәт һәм ял лагере бар. 14 яшьтән зуррак укучылар шунда йөри. 18 көнгә исәпләнгән ул. Балалар бакчада су сибә, чәчәк утырта. Күбесенчә чүп утыйлар. Минем кызым Сөмбел дә барачак. Акча түләнми. Эшлиләр, ял итәләр һәм тәмле итеп ашыйлар.
Фәйрүзә Мәҗитова, ике бала әнисе (Казан):
– Олы кызыбыз 8 нче сыйныфны тәмамлый. Каникулда онлайн сәүдә кибетләрендә товарларны капларга тутырып торырга җыена. Эшләргә теләге булган балага каршы килергә кирәкми дип уйлыйм. Эш табу җиңел түгел. Таныш-белешләр аша сораштырып табарга була. Кечкенәсенә 11 яшь. Аның теләге юк. Ул ял итәчәк.
Артур Хәбибуллин, Лениногорск районының Урмышлы җирлеге башлыгы:
– Дүрт бала тәрбиялибез. Барысы да кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсте. Өчесе – студентлар. Төпчегебез Мәрьямгә 8 яшь. Малларыбыз бар. Улларыбыз 8 яшьтән көтү көтә. Кызларга андый эш кушмыйбыз. Көтү көткән өчен акча бирәбез. Бу җәйдә дә кулларына чыбыркы тотачаклар. Кызыбыз ындыр табагында булыша. Ферма юуда да катнашачак. Кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсүләре әйбәт бит. Тир түккәч, акчаның кадерен беләләр. Студент булсалар да, эшләп укыйлар.
Галия Бәдриева (Казан):
– Улым быел 9 нчы сыйныфны тәмамлады. Беркайда да эшләү теләге юк. Өйдә ял итәчәк. Без мәҗбүриләмибез, ял итсен. Әле кая укырга керәсен дә белми. Башта шул хакта уйлыйсы бар. Җәй шул мәшәкатьләр белән үтәчәк.
Алия Галәветдинова (Әтнә районы):
– Төпчегебез Әсхәткә 11 яшь. «Әни, мин эшләр идем, тик паспортым булмагач, эшләтмәсләр шул, – дип куя. Өйдә бар кушканны үти. Узган ел җәй буе каз бәбкәләре саклады, бакчада бәрәңге чүбе утады. Идән дә, савыт-саба да юа. Әле менә бакчада печән чапты. Әтисе: «Әгәр чишмә буендагы үләннәрне чабып бетерсәң, кармак алып бирәм», – дигән иде. Чабып бетерде. Абый, апалары зурлар инде. Барысы да эш рәтен белеп үсте. Без алай ук булмаганбыздыр.
Роза Шакирова (Балтач районы Норма авылы):
– Кызыма 17 яшь. Көн саен эш сорый. Тик эше генә юк. Кибеттә яки «Озон»да эшлисе килә. 18 яше тулмыйча алмыйлар шул. Хуҗасы: «Соңга кадәр эшлисе, кич өенә кайтасы бар», – ди. Бер елны сөт-май заводында контейнерлар буяды. Әмма кояш нурлары ярамый аңа. Акчаны әйбәт түләделәр, бушлай ашаттылар. Өйдә булышты, тәрәзәләр юды. Бер тәрәзә өчен 500 әр сум түләдем. Монда пәрдәләрне юып, үтүкләп элү дә керә. Кесә чыгымнары өчен акчасы булды. Һәр хезмәт бәяләнергә тиеш. Ашарга пешергәнгә түләмим.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез