Беренче эш көне бүген Ралинәнең. Борчыла да, сөенә дә. Икътисадчылыкка укырга керәм дигәч, барысы да: «Укуын укырсың, укып чыккач, эшен ничек табарсың?» – диделәр. Әнисе дә: «Лутчы медколледжга кер, аларга эш тә бетми, үзеңә дә тормышыңда гел кирәге чыга торган, файдалы һөнәр», – дип карады. Үз туксаны туксан булды кызның. Укуын да яратып, билге өчен дип түгел, белем өчен дип укыды.
Диплом алганчы ук белдерүләр карап баруы да файдага булды. Үзенә кызыклыларын язып та барган иде, шул арада берьюлы әллә ничә урынга резюме җибәрде. Резюме дигәне дә берничә юллык кына иде. Стажы юклык кычкырып торганга, күбесе чакырып та маташмады. Тик ахыр чиктә барыбер төзелеш оешмасына бер бүлеккә бухгалтер ярдәмчесе булып урнашты. Әңгәмәгә барган көнне офисларын ошатып кайткан иде. Кешеләре дә бик ачык кебек тоелды.
– Дүшәмбе иртүк бөтен белгечләр белән бергә зур киңәшмә була, иртәрәк кил, соңга кала күрмә, – дип кисәткән иде кадрлар бүлегендә эшләүче Катя. Ул килгәндә, сигез кешелек кабинетта беркем дә юк иде әле. Тик алар да Ралинәнең артыннан ук килеп җитте. Сөйләшеп торырга берсенең дә вакыты юк: һәркайсы, босс алдында хисап тотарга кирәк булса дип, ниндидер отчетлар, саннар эзли. Күренеп тора: начальникларыннан шактый куркалар. Ниндирәк кеше икән ул, бик усал, явыз чырайлы микән?
Алар конференция залына кергәндә, инде арттагы рәтләр тулган иде.
– Тагын соңга калдык инде, иң алда – Ислам Таһирҗановичның күз алдында чекерәеп утырасы була, тагын нинди соравы булса да, бездән сорый инде, – дип зарлана-зарлана иң алгы рәткә баручы Ленара апасы артыннан иярде кыз. Алар кереп озак та үтмәде, өч яшь ир-ат түрдәге өстәл янына кереп утырды. «Берсеннән-берсе яшь, боларның кайсы генеральный икән?» – дип уйлады кыз. Аннан аңлады. Уртадагы урындыкка утырганы – босслары, ике яктагылары урынбасарлары икән.
Босс дигәннәре искиткеч чибәр, төз гәүдәле, бик тә ягымлы кеше булып чыкты. «Бер дә куркыныч түгел, усалга да охшамаган, нигә дип шулай куркалар икән аннан?» – дип тә уйлады кыз. Әнә ничек шаярта.
– Аллаһка шөкер, бүген кәефе әйбәт икән боссның, – дип пышылдады Ленара апасы. – Кәефсез көнендә болай шаяртып утырмый ул. Күзләреннән утлар чәчелә...
Көлемсерәп куйды кыз. Ирексездән боссның күзләренә текәлде. Бигрәк матур икән күзләре! Кая инде бу күзләр шулай ут чәчә алсын! Шул арада күзе ир-атның атсыз бармагына төште. «Балдагы юк, гаиләле түгел икән», – дип уйлап та бетермәде, босс аны күреп алды.
– Бездә кунак кызы бар икән! Кайсы оя кошы бу? – дигән соравын ишеткәч, җавап бирергә дип талпынган кызны Ленара апасы туктатты. Үзе басып, эшнең нидә икәнлеген аңлатты.
– Әйдәгез, бергәләп уңышлар телик Ралинәгә! Безнең ышанычны акларсыз дип өметләнәм.
Ашыгып, башын какты, иреннәрен кыймылдатып, урыныннан гына рәхмәт әйтте кыз. Киңәшмә буе аннан күзләрен ала алмады Ралинә. Ара-тирә күзләре очрашты да. Андый чакларда бик игътибар белән тыңлаган кыяфәт чыгарды ул.
Эш буенча аның кабинетына бик сирәк керергә туры килсә дә, менә шушындый киңәшмә-җыелышларда еш күрешәләр иде. Аларны көтеп ала торган булып китте Ралинә. Алдан килеп, арткы рәтләрдән урын ала да рәхәтләнеп аны күзәтә. Эшкә очынып бара, аны ерактан гына күрсә дә бәхеттән очып йөри... «Бер күрүдән гашыйк булу дигәннәре шушы, ахры», – ди үзе. Аңарда бер генә кимчелек тә күрмәвенә аптырый. Юкса ул эшләгән бүлек җитәкчесе Ленара апасы инде ничә тапкыр аның кабинетыннан күз яшьләре белән елап чыкты, бүлектәгеләр дә зарланыша.
Ислам Таһирҗанович үзе дә кызга беркайчан күтәрелеп бәрелмәде. Әле бер тапкыр киңәшмәдә: «Эшкә тиз өйрәнде, булдыра, молодец», – дип тә әйтте.
Өч айлап вакыт шулай үтте. Беркөнне босс бүлмәсеннән чыккач, Ленара апасы: «Киләсе атнада Ислам Таһирҗанович инженерлар белән бер атнага командировкага китә. Сиңа да әзерләнергә кушты», – дигәч, сөенергә дә, көенергә дә белмәде кыз. «Ир-егетләр арасында нишләрмен икән инде, әллә ни аралашкан кешеләр дә түгел бит», – дип тә кайгырды. Икесе генә калгач, Ленара апасы: «Син Ислам Таһирҗанович белән саграк бул, яме, башка бер сүз дә әйтмим, ник дип сорама», – дип, болай да янган йөрәгенә ут өстәде.
Иртәгә командировкага китәбез дигән көнне авылдан кайгылы хәбәр килеп иреште: әтисенең бертуган энесе Камил абыйсы йокыдан уянмаган... 45 яше дә тулмаган абыйсы Ралинәне аерым ярата иде шул, аны соңгы юлга озатырга кайтмыйча кала алмады кыз. Ленара апасы Ралинәне генеральныйга кертеп тормады, үзем хәл итәм, дип кайтарып җибәрде. Аннан соң да әле Ислам Таһирҗанович белән якыннан аралашырга берничә форсат чыккан иде. Тик, үч иткәндәй, андый чакларда ниндидер бер сәбәп-каршылык чыга да тора. Ничек һаман бөтен дөньясы безнең якынаюга каршы соң, дип үпкәләп, елап та алды андый чакларда. Ярар, соңгысы булмас әле, әнә алда Яңа ел бәйрәме, коллектив белән, гаиләләр белән бик матур итеп, зурлап үткәрәләр икән биредә аны. Бу бәйрәмне аеруча зур өмет-хыяллар белән көтеп зарыкты Ралинә.
Ниһаять, ул көн җитте. Инде бөтенесе дә әзер, Ислам Таһирҗановичны гына көтәләр. Әнә килеп тә җиткән икән бит! Башкалар белән бергә Ралинә дә күзләрен ишек ягына борды. Аннан, елмаеп-балкып, Ул керә иде. Тик... үзе генә түгел. Аны чибәр генә хатын-кыз култыклаган, ә икенче ягыннан ике-дүрт яшьләр тирәсендәге малай белән кыз җитәкләгән... Бөтен зал аларны дәррәү куллар чабып каршы алды. Бәйрәм белән котларга дип кулына микрофон тоткан ирнең атсыз бармагында алтын балдак ялтырый иде...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез