«Бәллүр йолдызчыклар»: «Фестиваль илебез мәдәниятенең булачак йолдызларын әзерли»

22 октябрь көнне XVIII «Бәллүр йолдызчыклар-2025» Бөтенроссия фестиваль-бәйгесенең йомгаклау конценты узды.

Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Суд приставларының федераль хезмәте әләмнәре сәхнәгә күтәрелгәннән соң һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Суд приставлары хезмәткәрләре медаль, мактаулы исемнәр, ТР Министрлар Кабинеты бигесе һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. 1865 елда патша Александр II Cуд приставлары хезмәтен оештыра. Аңа быел 160 ел тулды.

«Хезмәтебезнең уңышлы булуы аның хезмәткәрләре тырышлыгы, региональ хакимият һәм федераль коллегаларыбыз ярдәменнән генә тора. Үз үрнәгегездә көн саен гомуми эшебезнең нинди көчкә ия булуын исбатлыйсыз. Без барыбыз да мөһим бурычларны үтибез: халык мәнфәгатьләре һәм аларның законга ышанычы», - дип бәйрәм белән котлап, рәхмәт сүзләрен белдерде Суд приставларының федераль хезмәт директоры Дмитрий Аристов.

Иҗади бәйгедә илнең 20 төбәгеннән 56 конкурсант катнашты. Катнашучылар «Вокал», «Башкару сәнгате» һәм «Хореография» номинацияләрендә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

«Әлеге бәйге бөтен илебездән килгән балаларга һәм яшүсмерләргә зур сәхнәдә үз сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Шушы 18 ел эчендә бу фестиваль илебез мәдәниятенең булачак йолдызларын әзерли. Мин сезнең күпләрегез өчен конкурста катнашу булачак һөнәрегезне сайлау өчен мөһим адым булачак дип ышанам», - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин.

Концертта финалистлар белән бергә Александр Малинин, Эльмира Калимуллина, Варвара, «Премьер» триосы һәм башка танылган артистлар катнашты.

БАШКАРУ СӘНГАТЕ

Беренче төркем:

1 урын - Софья Лощинина (Оренбург өлкәсе)

2 урын - Макар Мельников (Красноярск крае)

3 урын - Нурсолтан Бекбергенов (Омск өлкәсе)

Икенче төркем:

1 урын - Георгий Устинов (Мәскәү өлкәсе) «Сөйкемлелек» махсус призына лаек булды

2 урын - Игорь Матвеев (Санкт-Петербург шәһәре) һәм Дмитрий Сивакин (Түбән Новгород өлкәсе)

3 урын - Ульяна Набатчикова (Курган өлкәсе) һәм Анастасия Бушмакина (Карелия Республикасы)

ХОРЕОГРАФИЯ номинациясе

Беренче төркем:

1 урын - Арина Овсянникова (Самара өлкәсе)

2 урын - Амелия Саитова (Төмән өлкәсе)

3 урын - Матвей Баралеев һәм Виктория Малянова (Төньяк Осетия-Алания Республикасы)

Икенче төркем:

1 урын – «Улыбка» халык биюе ансамбле (Курган өлкәсе)

2 урын – «Никаданс» студия-клубы (Карелия Республикасы)

3 урын - «Радуга» хореография студиясе (Хакасия Республикасы)

ВОКАЛ

Беренче төркем:

1 урын - Маргарита Глухова (Татарстан Республикасы)

2 урын - Елизавета Семерчёва (Мәскәү өлкәсе)

3 урын - Олеся Озерова һәм София Земскова (Ростов өлкәсе)

Икенче төркем:

1 урын - Маргарита Лоскутова (Түбән Новгород өлкәсе) - «Образ» махсус призына лаек булды

3 урын - Яна Коробейникова (Ставрополь крае) һәм Мария Тихонова (Мәскәү шәһәре)

«Ачыш» махсус призы - Павел Загвозкин (Киров өлкәсе)

Гала-концерт ахырында Гран-при иясе дип Свердловск өлкәсеннән Софья Андропова игълан ителде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре