Балтач авыллары укучылары театраль-педагогик проектта катнашачак

25 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Татарстан авылларында «Тере шәһәр»  («Живой город») фонды гамәлгә куйган «Видимо-невидимо» театраль-педагогик проект узачак. Бу хакта фонд катнашучылары журналистлар өчен оештырылган конференциядә хәбәр итте.

Режиссер, драматург һәм хореографлардан торган 3 команда көзге каникул көннәрендә Балтач районына барып, укучылар катнашында «шәһәрлеләр театры» форматында спектакльләр куячак. Спектакльләр 31 октябрьдә – авылларда, 3 ноябрьдә Казанның MOÑ театр мәйданчыгында күрсәтеләчәк.

– Проектны инде икенче ел гамәлгә ашырабыз. Узган ел 35тән артык гариза килде, шулар арасыннан 3 районнан 4 мәктәп сайлап алынды. Проект театраль уеннардан тора, алар барышында балалар үзләрен хәрәкәттә, сүздә күрсәтә. Уеннар балаларның сәләтен ачуга юнәлдерелгән. Уеннардан кыска-кыска эпизодлар барлыкка килә, аннан аларны педагоглар җыя һәм спектакль туа. Быел проектта Балтач районы авылларыннан өч мәктәп катнашачак. Нөнәгәр, Борбаш һәм Чепья мәктәбе укучылары Казаннан кайткан педагог һәм режиссерлар белән бергә спектакльләр әзерләячәк, – дип сөйләде «Тере шәһәр» фондын гамәлгә куюда катнашучы Диана Сәфәрова. Аның сүзләренә караганда, быелгы проектта катнашучылар –  Динә Сафина, Булат Минкин, Камилла Растумханова, Дарья Гуськова, Юрий Блинов һәм Эдуард Хәбибуллин инде экспедициягә барып кайткан һәм катнашырга теләүчеләр исемлеге дә төзелгән.

Әңгәмәгә фондны гамәлгә ашыручыларның берсе Инна Яркова да кушылды. Ул театраль проектның нинди нәтиҗәгә китерәчәге турында сөйләде.

– Без Татарстан авылларындагы балаларны, яшүсмерләрне иң модалы, иң кирәкле итәргә телибез.  Еш кына Татарстан шәһәрләре буйлап сәяхәт итәргә яратабыз, ә авылларга барып җитә алмыйбыз. Ә анда бит кызыклы чын тормыш кайный.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, проектка без ниндидер үзенчәлекле, иң талантлы балаларны сайлап алмыйбыз. Безнең өчен һәр яшүсмер үзенең катлаулы холкы, авыр эчке дөньясы белән мөһим. Без алар белән әңгәмә корырга һәм аларны ишетергә телибез. Тагын шунысы бар: безнең өчен проектның сәнгати ягы әһәмиятле, чөнки без – театр, реабилитация һәм психологик ярдәм түгел, – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре