" Кошлар безнең канатлы дусларыбыз" дигән гыйбарәне Балтач укучылары эш- гамәлләре белән дә раслап тора. Дуслар бит авыр чакта беленә.
Балтач укучылары да кошларга ярдәм кирәк чакта аларны һәрчак истә тота. Язын алар ерак сәфәрдән кайтышка матур кош оялары ясап сөендерсә, кышын бердәм булып, җимлекләр ясауда узыша. Беренче салкыннар башлану белән үк инде мәктәпләрдә, балалар бакчаларында шушы изге эшкә керештеләр. Бу көннәрдә " Кошларны онытмыйбыз" акциясе Балтач урта мәктәбендә үткән. Әлеге чарада район экологлары да катнашкан. Үз куллары белән ясаган җимлекләрне үз куллары белән агач ботакларына элгән балаларга алар ихлас рәхмәтләрен җиткергән. Хәзер инде балаларның бер мәшәкате арткан: көн дә кошларга җим салырга кирәк ләбаса. Алар моны сөенеп эшли ди укытучылары. Бигрәк тә ул җимлекләргә кошлар килгәнен, бергәләшеп сыйланганнарын карарга яраталар икән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез