«Бүген үк ясарга да керешәбез, чөнки алар алгы сызыктагы егетләргә бик кирәк», – ди алар. Теләктәшлек белдереп, үзләренә ярдәмгә килүчеләрнең күп булачагына да шикләнмиләр, чөнки балтачлылар бу яктан активлыклары белән бик күпләргә үрнәк. Яудагы хәрби часть җитәкчелегеннән даими төстә рәхмәт хатлары кайтып тору да шуңа дәлил. Бу көннәрдә ихлас рәхмәт сүзләре язылган шундый хатлар Балтач гимназиясе һәм «Мелиоратор» оешмасы коллективларына килеп иреште.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин исә, яуда һәлак булган Айдар Хәбибуллин һәм Ленар Әсхадуллиннарның гаиләләренә «Батырлык» орденнарын тапшырды.

Район тормышының һәр көне, менә шулай, төрле яклап, СВО белән бәйле...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез