Су коену сезоны әле башланмады, әмма Балтач районында су белән бәйле фаҗигале үлем теркәлгән инде. Районның Алан авылында яшәүчеләр авыл буасында кеше гәүдәсе күреп ала. Көрәшү, яшәү билгеләре күренмәгәч, коткару хезмәтенә шалтыраталар. Коткаручылар исә ярдан 3 метр ераклыкта, 72 яшьлек ир- атның мәетен, ярга алып чыгып, тикшерүчеләргә тапшыра.
Ир- ат буага егылып төшкән, салкын судан чыга алмаган, вакытында күрүче, ярдәм итүче булмаган дигән фараз бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез