Балтачта «Ел укытучысы – 2025» бәйгесе башланды

Балтач районында «Ел укытучысы – 2025» бәйгесе башланды. Бу абруйлы бәйге укытучыларның профессиональ осталыгын күрсәтү, яңа методлар белән уртаклашу һәм белем сыйфатын арттыру максаты белән оештырыла. Бу хакта «Хезмәт» газетасы яза.

«Ел укытучысы – 2025» бәйгесе кысаларында үз көчләрен сынап карарга 27 укытучы теләк белдергән. Конкурсантлар үзләренә таныш булмаган укучылар белән дәрес күрсәтәчәк.

Бәйгенең беренче көне Смәел урта мәктәбендә узды, биредә 6 укытучы үз осталыкларын сынады.

Конкурсның киләсе этаплары районның башка мәктәпләрендә дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре