Җиңү көне уңаеннан район җитәкчеләре белән бергә хәлен белергә, котларга килгән РФ Думасы депутаты Илья Вольфсонга Балтачның бердәнбер сугыш ветераны Гыйльван ага Гыйльмуллин мунчасының иске булуыннан зарлана.
Ул чакта кунаклар аны: "Булышырбыз", - диеп сөендереп китә. Һәм бер айдан аз гына вакыт үтүгә, Гыйльван ага яңа мунчалы була. Аны ветеранның туган көненә өлгертәләр. Биргән вәгъдәләрен үтәгән җитәкчеләр дә Гыйльван аганың икеләтә шатлыгын уртаклашырга килә, бер уңайдан туган көне белән дә котлыйлар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез