Һиндстанда балыкчылар 100 килолы җәен тоткан. Гигант балыкны Көнбатыш Бенгалиянең бер фармацевтика компаниясе сатып алган. Балык өчен тегеләргә 300 мең рупий (безнең акча белән 272 мең сум) түләгәннәр. Бу хакта “KazanFirst” Prameyanews чыганагы мәгълүматларына таянып яза.
Балыкның бөтен хикмәте маена бәйле. Ул A, D һәм E витаминнарына, шулай ук Омега-3 май кислотасына бай. Медицинада нәкъ менә җәеннең эчке органнары бик кыйммәт санала икән.
Балыкчылар әйтүенчә, моңарчы аларның 30-40 килолы җәенне тотканнары булган.
“Бүген без ата-бабаларыбыздан ишетеп белгән гигант боданы тоттык”, – дип сөйләгән алар.
Бәхетле балыкчылар 100 килолы җәенне Маханади елгасында тоткан. Ятьмәгә бик саллы әйбер эләккәч, крокодил тоттык, дип уйлаганнар. Соңыннан гына җәеннең гаять зур бода төрен эләктерүләрен аңлаганнар.
Һиндстанда Маханади.елгасында яшәүче җәеннең бер төрен бода дип атыйлар икән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез