• Фото: 1zoom.me

«Бамбарбия, киргуду!»: Юрий Никулинның тормышы һәм иҗаты турында кызыклы ФАКТЛАР

1997 елның 21 августында атаклы совет киноактеры һәм цирк артисты Юрий Никулин вафат булган. “Татар-информ”  артистның тормышы һәм иҗаты турында кызыклы фактлар туплаган.

ВГИКта, ГИТИСта ошатмаган

Юрий Никулин, актер әти-әнисе юлыннан китеп, илнең иң зур театр вузлары аша карьерасын башлап җибәрмәкче булган. Әмма Сергей Юткевич җитәкчелегендәге ВГИК комиссиясе анда актер чаткыларын күрмәгән. Шулай ук ГИТИСта да (комиссия рәисе С. Гушанский) егетне кире борып җибәргәннәр. Хыяллары челпәрәмә килергә торган бер мәлдә, хатыны Татьянаның үҗәтлеге ярдәм иткән. Никулин нәкъ менә бердәнберенең “кодалавына” түзә алмыйча “Девушка с гитарой” фильмында кечкенә генә роль башкарган. Кино өлкәсендәге язмышы шуннан башланган.

Ике сугышта катнашкан

Юрий Никулин 1939 елның ноябрендә Кызыл Армия сафларына чакырылган. Башта – совет-фин сугышында, соңыннан – Бөек Ватан сугышы фронтларында көрәшкән. Артист Җиңү көнен Курляндиядә каршылаган. Шуннан соң берәр ел чамасы Көнчыгыш Пруссиядә хезмәт иткән. 1946 елның 18 маенда өлкән сержант званиесендә өенә әйләнеп кайткан. Батырлыгы һәм Ватан хакына хезмәте өчен медальләр белән бүләкләнгән. Алар арасында – “Батырлык өчен”, “Ленинградны саклаган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре.

Мәет дип белгән

Халык бик яратып кабул иткән “Бриллиантовая рука” фильмын Адлерда төшергәннәр. Актерлар яшәгән кунакханә подвалында реквизитлар өчен бүлмә күздә тотылган. Ә анда – Юрий Никулинның персонажы Семен Горбунковның папье-машедан ясалган манекены. Сценарий буенча аны 500 метр биеклектән ыргытырга тиеш булганнар. Тузан кунмасын өчен сынны җәймә белән каплап куйганнар. Бервакыт җыештыручы, Никулинның “мәетен” күреп, ушын җуя язган. Шундук бөтен илгә актерның “китүе” турында хәбәр таралган. Гөнаһ шомлыгына, бу хатын-кыз аэропортта да эшләгән булган...

“Кавказская пленница”дан баш тарткан

“Кавказская пленница” сценарие тулысынча әзерләнеп беткәндә, Никулин аны кинәт кенә тәнкыйтьләп, фильмда төшүдән баш тарткан. Аңа күп кенә күренешләр ышандырмый, кызыксыз-күңелсез кебек тоелган. Евгений Моргунов та актерның фикерен хуплаган. Артистларны кинога төшәргә күндерү өчен режиссер Леонид Гайдайга байтак кына нерв күзәнәкләрен какшатырга туры килгән. Нәтиҗәдә актерларга уңышсыз тоелган урыннарны үзгәрү мөмкинлеге бирелгән.

Никулин хөрмәтенә планета

Кояш системасының кече планетасы - № 4434 астероиды Юрий Никулин исемен йөртә. Аны совет астрономы Людмила Журавлева ачкан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре