Дәүләт Думасы депутаты Валерий Гартунг банкларны физик затлар арасында акча күчерүгә комиссия алудан тыю тәкъдиме белән чыккан. Бу хакта “Инфо24” яза.
Депутат фикеренчә, мондый чара илдә икътисадый вазгыятьне яхшыртуга ярдәм итәчәк. Ул банк комиссияләрен юкка чыгарудан тыш, микрофинанс оешмаларының займнары буенча иң югары процент ставкасын чикләүне – 100 проценттан күбрәккә арттырмауны тәкъдим иткән.
Гартунг басым ясап әйткәнчә, хәзерге вакытта микрокрелитлар буенча максималь ставкалар 300 процентка кадәр җитә. Хөкүмәттәгеләрнең бу өлкәдә чикләүләр кертү буенча күрелә торган чараларына карамастан!
Моннан тыш депутат коллекторлык агентлыклары эшчәнлеген тулысынча тыю тәкъдимен керткән. Моны ул кешеләрне яклауның һәм икътисадны тотрыклыландыруның кирәкле чарасы дип саный.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез