Якшәмбе көн төштән соң кичке якка таба телеграм-каналлар Иран – Азәрбайҗан чигендәге һәлакәт турында шомлы хәбәрләрдән шаулый башлады. Иран Республикасы Президенты утырган вертолет фаҗигагә очрады дигән беренче хәбәр күренгәндә, сәгать кичке дүртләр тирәсе генә иде әле. Яңалык яшен тизлеге белән таралды. Сүз гади төбәк державасы гына түгел, дөньякүләм вакыйгалар орбитасында төп рольләрне уйнаучы лидерларның берсе тап булган фаҗига турында бара иде.
Бортта тагын Көнчыгыш Азәрбайҗан губернаторы Малек Рахмати, илнең чит илләр эшләре министры Хөсәен Әмир Габдоллахиән дә булган. Җитәкчеләр өч вертолеттан торган колонна белән очкан, ике очкыч исән-имин кайтып җиткән, нәкъ менә ил лидеры утырган машина гына авариягә очраган. Һәлакәт алдыннан гына Рәиси Әзәрбайҗан Президенты Илһам Алиев белән ил чигендә очрашкан. Бу – бик мөһим очрашу, чөнки ике ил арасында аңлашылмаучылык хөкем сөрә һәм җитәкчеләрнең соңгы очрашуы, ниһаять, проблеманы хәл итәргә, үзара хезмәттәшлеккә юл ачарга тиеш була. Бик катлаулы төбәк бу, биредә дөньякүләм державаларның мәнфәгатьләре кисешә. Кавказ артында ут үрләтергә ашкынучылар күп: французлар үз борынын тыга, Израиль разведкасы Моссад актив эшли, Россиянең үз исәбе бар. Башка державалар да үз өлешләренә өметләнә.
Ибраһим Рәисиның Әрмәнстанга визиты да шул көнгә үк планлаштырылган булган, әмма никтер ул нияттән баш тартканнар. Гомумән, Президент вертолеты ни сәбәпледер алдан билгеләнгән маршруттан баш тартып, һәрвакыт һава шартлары начар була торган таулы төбәктән юл алган. Һәлакәт урынына барырга тиешле коткаручылар төркеменә дә урманнар һәм таулар аша томанлы, карлы-яңгырлы сәгатьләрдә үтү авыр эш булып чыкты. Фаҗиганең төгәл урынын да билгеләп булмады.
Күп илләр, шул исәптән Россия дә хәрби техника һәм башка чаралар белән ярдәмгә ашыкты. Фаҗиганең төгәл урыны таң атканда гына төрек пилотсыз очкычы «Акинчи» ярдәмендә ачыкланды. «Акинчи» очышының видеоязмасын туры эфирда 2,1 миллионнан артык кеше күзәтеп торды.
Вакыйганың масштабы һәм глобаль сәясәт өчен әһәмияте турында Америка Президенты Байденның атналык ялын туктатуыннан да аңларга була. The New York Times интернетта вакыйганың кайнар эзеннән үк: «Ибраһим Рәиси утырган бортның һәлакәте халыкара мөнәсәбәтләрнең бик нечкә мизгеленә туры килде», – дип язма бирде. Америка һәм Иран җитәкчелеге арадашчылар ярдәмендә Якын Көнчыгыштагы конфликтны җайга салу турында сөйләшүләр башлап җибәргән һәм мәсьәлә чишелү этабына якынлашкан булган икән.
Фаҗиганең Кавказдагы киеренкелекне йомшарту визитыннан соң булуы да зур вәсвәсәләр тудыра. Азәрбайҗан Президенты Алиев очрашу барышында: «Безнең бу очрашуга каршы көчләр дә җитәрлек», – дигән сүзләр әйткән.
Раиси фигурасы Россия өчен һәм бигрәк тә Татарстан өчен мөһим фигура иде. Ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең архитектурасын эшләүче һәм аны тормышка ашыручы шәхес дөньядан китте. Блокада шартларында үзара сәүдә итешү өчен генә түгел, технологик үсеш өчен дә фарсы дәүләтенең әһәмияте алыштыргысыз зур иде. Иран – Татарстан мөнәсәбәтләре Россия санкцияләр боҗрасына куып кертелгәнче үк динамик үсештә булды. 2022 елдан башлап стратегик дәрәҗәгә үсте. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов фаҗигале рәвештә һәлак булган Иран лидеры белән ул президентлыкка килгәнче үк очрашкан һәм ул җитәкчелек иткән «Астан Кудс Резави» фонды белән Татарстан арасында хезмәттәшлек турында килешкән иде. 2017 елгы ул очрашудан соң мөнәсәбәтләр ике ил арасындагы стратегик партнерлык дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде. Әле Рөстәм Миңнехановның Иранга быелның февралендә ясаган визиты тудырган тәэсирләр дә суынып бетмәгән. Төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне яңа югарылыкка күтәргән ул визит вакытында Ибраһим Рәиси Татарстанга үзенең аерым мөнәсәбәтен белдергән, Татарстан лидерына «Россия – Ислам дөньясы» стратегик төркемен җитәкләүче буларак югары бәясен биргән иде.
Глобаль сәясәттә төп рольләрнең берсен уйнаучы шәхеснең һәлакәте эзсез генә үтмәячәк, әлбәттә. Дөрес, Иранда лидерлык мәсьәләсе катлаулы: ил белән рухани лидер җитәкчелек итә, әмма эчке һәм тышкы сәясәттә Президент роле барыбер хәлиткеч. Тәһран эзлекле сәясәт алып барыр, дип өметләник, Россия һәм Татарстан белән хезмәттәшлек тә дәвамлы булыр. Ләкин мөнәсәбәтләрне корган һәм зур темплар белән үстергән лидерның юклыгы барыбер үзен сиздерәчәк.
Фарсы илендә вазгыять бик гади түгел. Төрле көчләрнең тартышуы күптәннән бара. Сер түгел: Көнбатыш илне үз йогынтысына тартып кертергә тели. Без һәрвакыт искәртеп килдек: Көнбатыш Иранга каршы сугышмас, әмма анда хаос тудырырга омтылыш зур булачак, дидек. Гамәлдәге лидерның һәлак булуын (бәлки, һәлак ителүен) үз максатларында файдаланырга тырышучы көчләр активлашыр, шуңа күрә вакыйгалар үсеше зур кызыксыну һәм игътибар тудыра.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез