Бәрәкәтле җыен: «KazanForum – 2025»кә йомгак ясадылар

1 миллиард сумлык килешүләр, 22,5 мең кунак һәм 14 мең туңдырма. Татарстан Министрлар Кабинетында башкалада узган «KazanForum – 2025»кә йомгак ясадылар. Җыенның җитешсезлекләре турында да әйттеләр. Иң мөһиме – чит илләр белән хезмәттәшлеккә юл ачык. Форум моны тагын бер кат дәлилләде.

Башкалада 13–18 майда узган «Росия – ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумында, җыен кысасында узган барлык чараларны да кертеп, дөньяның 96 иленнән һәм Россиянең 82 төбәгеннән 22,5 мең кеше катнашкан. Казанда 400 дәрәҗәле кунак кабул иткәннәр. Аерым алганда, форум көннәрендә Татарстан башкаласына Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим һәм Төрекмәнстанның Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов килде.

– Узган ел белән чагыштырганда, катнашучылар саны 25–30 процентка артты. Бу нәрсә турында булса да сөйлиме? Шунысын да әйтик: нәкъ менә халыкара катнашучылар саны буенча үсеш күзәтелә. Быел имзаланган килешүләр дә, форум көннәрендә Татарстан һәм Россиягә килгән чит ил министрлары саны да күбрәк, – диде Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров.

Ул бик күпләрнең тел очында булган сорауга да җавап бирде: «Бездән: «Форумны үткәрү күпмегә төште? Татарстанда мондый зур чаралар үткәрү үзен аклыймы?» – дип сорыйлар, – диде ул. – Аңлыйсызмы, иң кәттә нефть химиясе комплексын сафка бастырсаң да, аның үз-үзен аклау вакыты 5–6 ел тәшкил итә. Бу очракта исә сүз дөньякүләм дәрәҗәдәге вакыйга турында бара. Безгә чит илләрдән, ислам дәүләтләреннән елдан-ел күбрәк кунаклар килә. Бу Татарстанга гына түгел, илебезгә инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеген тудыра. Әйе, тәгаен нәтиҗәләр иртәгә, берсекөнгә яки бер елдан соң ук күренмәскә мөмкин. Әмма бу – икътисадны дөрес итеп төзү, Татарстан һәм, гомумән дә, ил икътисадын интеграцияләү юнәлешендә бик тә дөрес һәм кирәкле нәтиҗә. Шул ук вакытта, без, форум йомгаклары буенча, кайсы юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк икәнен дә аңлыйбыз».

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары – Татарстан Рәисенең Эксперт департаменты җитәкчесе Игорь Савельев сүзләренә караганда, быелгы форум иң киң вәкиллеклесе дә әле. «Моңа Россия Президенты Владимир Путинның 2023 елда Казанда уза торган чарага федераль статус бирүе, Татарстан һәм шәхсән республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның күпьеллык уңышлы халыкара эшчәнлеге, шулай ук, форумның Россия Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Марат Хөснуллин җитәкчелегендәге оештыру комитетының нәтиҗәле эшчәнлеге этәргеч бирде», – диде ул.

Игорь Савельев әйтүенчә, җыен көннәрендә Татарстан Рәисенең эш көне тәртибе бик тыгыз булды. «Форум кысасында ул 50 рәсми чара һәм очрашу үткәрде. Рөстәм Миңнеханов чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән килгән күпчелек делегацияләр башлыклары белән эчтәлекле сөйләшүләр үткәрде», – диде ул.

Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина кунакларга форумның ошап бетмәгән яклары турында да әйтте.

– Халыкара чарада катнашучылардан ел саен әлеге чарага карата фикерләрен сорашабыз. Аларга ошап бетмәгән нәрсәләр дә бар. Кунаклар, бигрәк тә чит илләрдән килүчеләр, һәрвакыттагыча безнең кунакчыллыгыбызны югары бәяли. Шәһәрнең чисталыгын, яшеллеген дә мактадылар. Форумга бәйле шикаятьләр дә кабул иттек. Аерым алганда, җыен кысасында уза торган чараларның бик күп булуын һәм кайда барырга икән дип аптырап калуларын әйттеләр. Фарсы култыгы илләреннән килүчеләр Казанда биш йолдызлы кунакханәләр һәм рестораннарда гарәп телен белүче официантлар саны күбрәк булсын иде, дигән теләк җиткерде. Теркәү системасыннан канәгать булмаучылар да бар. Аны артык катлаулы, диләр. Әмма бу куркынычсызлык чараларына бәйле. Алдан билгеләнгән кагыйдәләр бар һәм аларны үтәргә кирәк, – диде Инвестицион агентлык җитәкчесе.

«KazanForum – 2025»нең кайтавазы дәвам итәр әле. «Иң мөһиме – Татарстанда узган чаралар чираттагы тапкыр безгә дустанә мөнәсәбәттә булмаган илләрнең Россияне изоляцияләргә һәм көчсезләндерергә омтылуының уңышсызлыгын һәм күп кенә илләрнең безнең дәүләт белән хезмәттәшлекне ныгытуга әзер булуын күрсәтте», – диделәр брифингта.

«KazanForum – 2025» – саннарда

– Быел форумда дөньяның 96 иленнән һәм Россиянең 82 төбәгеннән 22,5 мең кеше катнашкан.

– Казанга чит илләрдән 5 Премьер-министр урынбасары, 14 министр, 28 илче килгән. Россия Премьер-министрының 3 урынбасарын, 3 федераль министрны кабул иткәннәр.

– Иң зур делегацияләр Малайзия, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Төркия, Төрекмәнстан, Әфганстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Сенегал һәм Нигериядән килгән.

– Форум кысасында гомуми бәясе 1 миллиард сумнан артып киткән 130 килешү һәм меморандум имзаланган. Шул исәптән 75 е – халыкара дәрәҗәдә.

– Быелгы җыен 200 дән артык чараны, шул исәптән 990 спикер катнашкан 148 эшлекле сессияне берләштергән.

– «KazanForum»ны 500 массакүләм матбугат чарасы вәкиле яктырткан.

– Форум кунаклары 1,5 тонна чәкчәк һәм 14 мең туңдырма (анысын «Казан Экспо»да бушлай тараттылар) ашаган.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда узды. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре