«Бәрәңге рассадасын бушлай бирәм, кем ала?»

Бер көнне танышым: «Бәрәңге рассадасы кирәк түгелме? Бушлай бирәм», – дигән смс җибәреп, аптыратты. Бәрәңге түгелдер, ялгыш язгандыр, дим. Дөрес булып чыкты.

– Бәрәңге бакчаңа чыгып кара әле, аңларсың, – ди бу.

Чүбе әллә ни күренмәгәч, әлегә бакчага чыкмаган идек. Үткән-сүткәндә чүбе күбәймиме дип карап китәбез дә... Дөрес, утыртып, әз генә вакыт үтүгә, аерым бәрәңгеләрнең шул арада тишелүенә игътибар иткән идек. Көннәр җылынганны көтеп, «борын»нары шактый зурайган иде, әнә шулары бик тиз чыккандыр, дидек. Баксаң... Алар барысы да алдагы елдан калган бәрәңгеләр булып чыкты. Йолкып карагач, күренә: чәнти бармак очы кадәр генә калган бәрәңгеләр дә черемәгән, барысы сабак җибәргән. Юкса, көздән бик әйбәтләп сыйфат бәрәңгесе дә җыйган идек, көзен һәм язын эшкәрткәндә дә җыеп алдык. Барыбер калган булып чыкты. Башка елларда алар кышын өшеп, черегән булгандыр инде. Быел барысы да исән-сау кышлаган. Шул сәбәпле, буразна аралары да шау бәрәңге: сабаклары да бер дигән. Быел утыртканнары әле яңарак тишелеп килгәндә алар инде 20–25 сантиметр тирәсе булып үсеп, шәбәеп утыра.

– Бер бездә генә түгел, бөтен кешедә шул хәл, – ди танышым. – Техника белән утыртсак, вак бәрәңгеләр коелып, тишелгәндер дияр идек. Кул белән, гел бер чама йомры бәрәңге утырттык. Йолкып карагач, анда йодрык кадәрле эре бәрәңгеләр дә, ярылган (көздән киселгән) бәрәңгеләр дә күреп, аптыраштык. Ярый әле быел үзебез генә утырткан идек, яшьләр эшләгән булса, аңлашып беткәнче, шуны да юньләп утыртмаганнар дип уйлаган булыр идек... Чүп утарга чыккан җирдән нәрсә эшләргә белмичә аптырап тордым. Буразна арадагыларын барысын утап, тәпкеләп чыктым...

Без дә шулай иттек. Буразна уртасындагыларының кайберләрен, аптырап, хәзергә калдырып тордык. Бәлки алары «чын» бәрәңгедер. Шушы яшькә җитеп, мондый хәлне күргән юк иде. Берән-сәрән андый бәрәңгеләр тишелгәләсә дә, бөтен бакчаны тоташ бәрәңге баскан елны хәтерләмим. Калдырудан да мәгънә юк: сабакка котырып үссә дә, алардан бүлбеләр яралмый дип беләм. Ярала торган булса да, ул куелыкта бәрәңгеләр үсә алмый инде.

– Башка елны чүп утый идек, быел бәрәңге утадык, – диючеләр бер без генә түгел булып чыкты.

Авылдан читтәге печән җиренә барганда күзгә ташланды: бер авылдашыбыз үткән елгы бәрәңге бакчасына печән чәчкән булган. Печәне дә тишелеп килә, бәрәңгесе дә быел утырткан кебек, гөрләп үсә. Әлегә утамаганнар, күрәсең,  мондый хәл була дип уйламаганнар... Печәнне бит инде мәшәкате кимрәк дип ышанып чәчәсең. Печән арасыннан бәрәңге утыйсылары бар әле. Өстәмә эш, диюем.

Ә авылда эшнең болай да үтә күп, кызу чагы җитте. Берсен дә чиратка куеп булмый торган эшләр шактый. Кичтән план төзеп, кайсы артыннан кайсын эшләргә дип ниятләп, хәтергә теркәп куйганда да таманга килә. Чүпләр өлгерде, печән җирләренең беренче катларын җыйнап алырга кирәк. Берсен чаптырасы, берсен киптерәсе, җыйнап алып кайтасы, көндәлек малларга яшел печән чабарга, яшелчә бакчаларын утарга, теплицадагыларын тәртипләргә кирәк. Ул арада кайсыныңдыр яфрагы саргая башлый, кайсын корт баса, кайсын...

Дөрес, шушы эшләрнең барысын бер кат эшләп чыккач, ничектер бөтен эш беткән кебек була. Икенче кат печәннәр өлгергәнче, чүпләр баш калкытканчы һәм тагын яңа эшләр өстәлгәнче... Көндәлек мәшәкатьләр генә кала. Авыл җәе шәп инде ул! Эше-ялы бергә. «Монысын да эшли алдык», – дип, шөкер итәргә язсын...

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре