«Бәрәңгене алып бетереп, кара көзне көтеп тормый гына, халык каз-үрдәкләргә тотынды»

Инде бакчадагы, кырдагы эшләрнең күпчелеге төгәлләнде. Шулай да авылда мәшәкатьнең беткәне юк. Бүген халык нәрсәләр эшли? Нинди кәеф белән яши?

Люция Кашапова (Лениногорск районының Шөгер авылы):

Бездә бәрәңге алалар. Ярты авыл халкы алып бетерде, яртысы әле дә бакчада. Уңышы яхшы, тик бик чери. Моннан тыш, быел кышны, кара көзне көтеп тормыйча гына, халык каз-үрдәкләргә тотынды. Аларны эшкәртә башладылар. Чөнки һаман да ашатырга, икмәген сатып аларга кирәк бит. Арпаның бер килосын 12 сумнан саталар. Әлегә хуҗалык пай җиренә бер әйбер дә бирмәде, сөткә дә субсидия күренми. Быел бигрәк озакка сузылды.

Лилия Абдуллина (Кукмара районы):

Авылда эшнең бетеп торганы юк. Берсе бетсә, икенчесенә тотынасың. Әле менә үзем дә бакчада бәрәңге алып ятам. Минем кебекләр аз калды инде авылда, яңгырга киткәч, чыга алмый тордык. Быел бәрәңгебез дә аз, череге дә күп. Башка елларда кешедә аз булганда да, бездә күп була торган иде. Быел бар кеше бәрәңгенең черүеннән зарлана. Пай җиренә килгәндә, ашлык юк әле, салам гына бирделәр. Басу тулып салам ята, шуны да жәлләп кенә бирәләр инде. Бер пайга – 2 рулон! Адәм көлкесе бит инде бу. Печән турында әйтеп тә тормыйм, анысын хуҗалык бөтенләй дә күрсәтеп тормады. Безнең 3 сыерыбыз, 4 олы үгез һәм 2 кечкенә бозавыбыз бар. Хуҗалыгыбыз хезмәт хакы хисабына ашлыкны да бик кызганып кына бирә. Сатып алырга куша. Бурычка кереп булса да, башка кешедән сатып алырга мәҗбүр булдык. Шуңа күрә хуҗалык җитәкчелегенә бик ачулы әле без.

Резидә Абейдулова (Буа районының Өчмунча авылы):

Бәрәңгеләрне алып, урнаштырып куйдык. Чери, дип әйтә алмыйм. Яшелчәләрне дә, терлекләргә дигән кабакны да, чөгендерне дә урнаштырып бетердек. Урып-җыю эшләрен дә бетердек, Аллаһка шөкер. Көзгә кергәндә андый мәшәкатьләрдән арындык. Хәзер өченче кат печән җыярга тотындык. Көннәр матур торгач, ул әйбәт кенә үсте. Пай җирләре өчен ашлык бирмәделәр әле. Ашлыкны фермерлардан сатып алып, шулай ук тутырып урнаштырып куйдык. Исән-сау, тигезлектә, тынычлыкта яшәргә язсын, дип телибез.

Рамил Мөхетдинов (Арча районының Наласа авылы):

Авыл халкы үз тормышы белән яши инде. Көн матур, бу арада кешеләр бәрәңгеләрен ала. Әйбәт чыккан урыннар да бар, начары да. Хатынның әниләре Казанбашта яши. Аларда черекләре хәйран күп иде. Үзебезнекен ала гына башладык. Черекләре күп булмаса да, очраштыргалый. Уңышы да төрле җирдә төрлечә. Җирнең ни дәрәҗәдә ашланган булуына һәм сыйфатына да карый шул. Миндә пай җире юк. Бездә аңа түләүне ашлык һәм шикәр белән дә, акчалата да биргәләделәр дип беләм. Быелгысын төгәл генә әйтә алмыйм. Бакчада эшләр бар әле. Җирне ашлау ниятеннән азрак борчак сибеп куйдым. Яңгырлар яугач, чүп үлән дә үсеп китте. Аларны чабып, тәртипләп куясы бар. Кура җиләге утырттым. Киләсе елга җимешләрен ашарга насыйп булсын! Агачларны кисеп, тәртипләп, бәйлисен бәйләп куярга кирәк. Кыскасы, авылда әйбәт, рәхәт, бер дә зарлана торган түгел. Авылыбыз да, кешеләрбез дә, тормышыбыз да матур. Яшәргә өебез, эшләргә эшебез бар. Сөенеп туймаслык.

Гөлнара Галимҗанова (Биектау районының Әлдермеш авылы):

Авылда бәрәңгеләрне тулысынча алып бетерделәр диярлек. Үзебезнеке дә бераз гына калды. Ялларда алып бетерәсе булыр, дип тырышабыз. Бәрәңге уңышы бик яхшы, сүз әйтә торган түгел. Черекләре дә күренә. Алган бәрәңгеләрне октябрьгә кадәр тотабыз, аннан соң яңадан аралап, симәнә дигәнен – симәнәгә, эресен саклауга куябыз. Быел бөтен нәрсә бик уңды. Җиләк-җимеше дә, яшелчәсе дә. Пай җирләребез бар. Үзебезнең авылдагысы әлегә буш тора. Киләсе елда нәрсә дә булса утыртырбыз, дип планлаштырабыз. Икенче авылдагы пай җирләре өчен печән бирделәр. Бакчада да тик торган юк. Куакларны кышка әзерли башлыйбыз. Җиләкне утыртып калырга өлгерергә кирәк. Кабак җыясы бар әле. Алардан елдагыча күп итеп сок ясарга уйлыйм. Сарымсак утыртырга җир әзерлибез. СВОдагы егетләргә токмач кисәбез, заказга урамалар пешерәм. Кыскасы, тормыш гөрли. Тагын бер сөенечле яңалыгыбыз бар: 1 сентябрьдә авылыбызда матур клуб ачылды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре