Барлык катлары да җимерелеп төшкән: йорт хәрабәләре астыннан кешеләрне чыгаралар

Әстерханда биш катлы йортның бер подъезды өлешчә җимерелгән. Бу хакта “KazanFirst” Россия МЧС матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Фаҗига Ляхов урамындагы 6 нчы йортта булган. Беренчедән бишенче катка кадәрге фатирларның бер өлеше җимерелгән.
Коткаручылар хәрабәләрне чистара. Бирегә 85 тән артыграк белгеч, 32 берәмлек техника җәлеп ителгән. Зыян күрүчеләр турында әлегә хәбәр ителми.

Әстерханда өлешчә җимерелгән 5 катлы йортның моннан 60 ел элегрәк төзелгәнлеге һәм авария хәлендә булганлыгы мәгълүм.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре