Барый Алибасовның хатыны операциядән соң сукырайган

"На-на” төркеменең легендар җитәкчесе Барый Алибасовның улы Барыйның хатыны күзенең челтәр катлавын торгызу операциясеннән соң сукырайган. Күзенә исә бала тапканда зыян килгән булган: табиблар аңа өзелгән челтәр катлавын торгызырга тәкъдим иткән. Операцияне Түбән Новгородта шәхси клиникада ясаганнар, дип яза “KP.RU.”

Арина табибларны судка бирергә җыена. Полициягә гариза язып тапшырган инде.
“Операция вакытында табиб саксызлык беләндерме, тәҗрибәсезлектәндерме, Аринаның күзендә нәрсәнедер онытып калдырган. Операциядән соң ук ул күзенең авыртуына зарлана башлаган. Әмма аңа беркем дә игътибар итмәгән”, – дип белдергән басма хәбәрчесенә сукырайган хатын-кызның адвокаты Юлия Вербицкая-Линник.
Күзне операциядән соң нигәдер ай ярым узгач кына КТ ысулы белән тикшерергә булганнар. Аның нәтиҗәләре күздә онытылып калган силиконның челтәр катлавына ябышуын күрсәткән.
Адвокат әйтүенчә, хәзер Аринага шушы ук клиникада күзен ясалмага алыштыру буенча бик кыйммәтле операция ясарга тәкъдим иткәннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре