Туфан Миңнуллин, Иван Тургенев, Гаяз Исхакый, Карло Гольдони, әтиле-уллы Юзеевлар, Кәрим Тинчурин... Быел татар театрлары әнә шул һәм башка авторларга мөрәҗәгать итәргә җыена. Ким дигәндә өч театрда Айдар Җаббаров спектакльләре чыгачак. Илгиз Зәйниев, административ эшләр белән беррәттән, иҗат белән дә шөгыльләнергә ниятли. Без – тамашачыны тагын ниләр көтә? Ияләнгән гадәт буенча, татар театрларындагы яңа сезонга күзәтү ясадык.
Камал театры
Театрның иске бинасында Салават концертлары гөрләсә, Такташ урамында театраль тормыш башланды. Труппа, ялдан чыгып, инде сезонның беренче премьерасын әзерләп бетерә язган. 23 августта Иван Тургенев әсәре буенча «Сеңелкәш» («Ася») спектакле тәкъдим ителәчәк. Аны штаттагы яшь режиссер Лили Нурель әзерли.
Икенче премьера 7 ноябрьгә билгеләнгән. Фәрит Бикчәнтәев Дамир Сәлимҗанов әсәре буенча «Күркә» спектаклен чыгарачак.
Театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев тә яңа сезонда берничә спектакль чыгарырга ниятләп тора. Алар – Туфан Миңнуллин әсәре буенча «Сөяркә», Хәким Сәлимҗанов әсәре буенча «Артист язмалары» спектакльләре, шулай ук камера залында спектакль-перформанс, Һади Такташ әсәрләре буенча шигъри спектакль. Шулай ук Илгиз Зәйниев Нурихан Фәттахның берәр әсәренә алынырга тели.
Чакырылган режиссерларга килгәндә, Мәскәү сатира театрыннан Сергей Землянский – Михаил Лермонтовның «Ашик-Кериб» әкияте буенча, Санкт-Петербургның Александринский театрыннан Никиты Кобелев төрек язучысы Орхан Памукның «Музей невинности» романы буенча спектакль куячак.
Яңа ел алдыннан композитор Марат Әхмәтшин белән шагыйрә һәм драматург Резеда Гобәева балалар өчен «Шүрәле» мюзиклын тәкъдим итәчәк.
Сүз уңаеннан, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сүзләренә караганда, Камал театры Татарстан урамындагы бинада спектакльләрне 13 сентябрьгә кадәр куячак. Шуннан соң театр бер бинада гына яши башлар дип көтелә.
Тинчурин театры
Театр инде шактыйдан тамашачылар өчен ачык – сезон башланды. Билгеле булганча, Тинчурин театры иске яңа бинага күченергә әзерләнеп йөри. Газетабызның 15 августта дөнья күргән санында бу хакта язган идек инде. Ишетмәгәннәр ишетсен: тинчуринлыларга Камал театрының Татарстан урамындагы иске бинасын бирделәр. Моңа өстәп, театрның баш режиссеры да алышынды. Сентябрьдән бу вазыйфаны Айдар Җаббаров башкарачак.
Менә шушы яңалыкларга багышланган матбугат очрашуында Айдар үз планнары белән уртаклашты. Театрдагы беренче сезонын ул үзе бик күп спектакльләр куеп үткәрергә җыена. Әйтик, Татарстан урамына бөтенләй күченеп беткәч, октябрь уртасында театр тәүге премьера – «Хыял артыннан» музыкаль спектаклен тәкъдим итәчәк. Айдар Җаббаров белән Резеда Гобәева аны ике ел элек Мәскәүдәге Татарстан мәдәнияте көннәре өчен иҗат иткән булган.
Шулай ук Җаббаров классикага да мөрәҗәгать итәргә җыена. Әйтик, Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз», Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» әсәрләрен сәхнәләштерергә тели ул. Шулай ук Кәрим Тинчуринның «Казан сөлгесе» пьесасы буенча тагын бер музыкаль спектакль чыгарырга ниятли. Яңа сезонда әлеге жанр бик популяр булачак: Айдар Мансур Гыйләҗевның «Казан егетләре»нә дә алыначагын әйтте.
Башка режиссерларга килгәндә, Тинчурин театрында кинорежиссер һәм язучы Салават Юзеев үзе язган пьеса буенча тәүге тапкыр спектакль чыгарып караячак. Шулай ук артист һәм режиссер Руслан Риманас балалар өчен клоунада жанрында тамаша чыгарачак.
Айдар Җаббаров сүзләренә караганда, Тинчурин театры труппасы Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белән дә спектакль чыгарачак. Нинди әсәргә алыначаклары әлегә билгесез. Ул арада Айдар үзе Камал театрында спектакль чыгару белән мәшгуль булачак.
Кариев театры
Театрда сезон 22 августта «Позывной Татарин» (режиссер – Ренат Әюпов) спектакле белән ачылачак. 4–5 сентябрьдә сезонның беренче премьерасы – Туфан Миңнуллин әсәре буенча «Без бит авыл малае» спектакле куелачак. Режиссеры – Ренат Әюпов.
Октябрь башында халык шагыйре Роберт Миңнуллинның иҗат һәм тормыш юлына нигезләнгән «Гомер моңы» спектакленең премьерасы булачак (режиссер – Эльдар Гатауллин). Ноябрьдә исә күренекле композитор Салих Сәйдәшевның тууына 125 ел тулуга багышланган спектакль чыгарырга ниятлиләр. Моның өчен Мәскәүдән режиссер Виктория Печёрникованы чакырганнар.
Әлмәт театры
Әлмәттә дә театраль сезон башланган, әмма рәсми рәвештә 81 нче сезонны 18 сентябрьдә ачачаклар. Әлегә тамашачылар «Йорт» иммерсив спектакленә, шәһәр паркындагы «Театраль җомга»га йөри. Соңгы проект кысасында спектакльләрне ачык һавада күрсәтәләр.
Сезон ачылышы көнне әлмәтлеләр «Ат карагы» спектаклен куячак. Шуннан соң бу спектакль фестивальләргә «чыгып китә». Ә премьераларга килгәндә, бу сезонда өч яңа спектакль чыгарырга җыеналар. Аларны театрның баш режиссеры Сәрдәр Таһировский (Карло Гольдониның «Кьоджинские перепалки» комедиясе), Казаннан Айдар Җаббаров (әлегә әсәре билгесез) һәм Кыргызстаннан Уланмырза Карыпбаев (кыргыз классигы Казат Акматовның «Мунабия» әсәре) әзерли.
Әтнә театры
Әтнәдә дә яңа театраль сезонны инде ачканнар. Октябрь аенда тәүге премьера – Илдар Юзеевның «Бәхетемнән узып барышлый» поэтик драмасы буенча спектакль дөнья күрәчәк. Аны театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев әзерли.
15 ноябрьдә Әтнә театрының «әти»се – легендар режиссер Гомәр Мәрдановның тууына 95 ел тула. Бу уңайдан шулай ук кызыклы чаралар көтелә.
Әтнә театры балалар һәм үсмерләр арасында драматургия конкурсы игълан иткән иде. Инде шактый гына эшләр кабул итеп алырга өлгергәннәр. Әлеге конкурска нәтиҗәне исә ноябрьдә ясарга җыеналар.
Яңа елга якынлашканда, елдагыча, театр балалар өчен тамашалар күрсәтә башлаячак.
Ә киләсе елга планнарын әлегә сер итеп саклыйлар. Тик безнең укучылар өчен генә бер серләрен ачтылар: хәзерге көндәге иң танылган язучыларның берсе махсус Әтнә театры өчен пьеса яза.
Чаллы театры
Чаллы театры артистлары да августта җиң сызганып эшли башлаган. Театрда да, ачык һавада да спектакльләр күрсәтәләр. Ә яңа – 36 нчы сезон премьераларына килгәндә, менә алар:
– «Галиҗәнап ӘртислӘр» – Әмир Камалиев;
– «Җомга көн кич белән» – Аяз Гыйләҗев;
– «Ак үрдәк» – Равил Сабыр (премьера декабрьгә билгеләнгән. Театрдан хәбәр итүләренчә, шактый үзенчәлекле спектакль әзерләнә: финал 6 борылыш алырга мөмкин);
– шулай ук быел балалар әкияте премьерасы да планлаштырылган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез