Баш мие белән ничек «килешеп» яшәргә?

Белгечләр кешенең күңел тынычлыгы һәм көндәлек гадәтләренә кагылышлы берничә мөһим психологик фактны аерып күрсәтә.

  1. Баш мие актив эшчәнлеккә җәлеп ителгән вакытта кеше үзен бәхетле һәм уңышлы итеп хис итә. Моннан тыш, без берөзлексез бер үк төрле эш белән мәшгуль булганда, баш мие канәгатьсезлек кичерә. Эшебездә ниндидер төрлелек, яңа бурыч-максатлар барлыкка килү белән бәхет хисе арта.
  2. Галимнәрнең тикшеренүләре күрсәткәнчә, яшь чакта үз теләкләрен тыйган һәм ниндидер вәсвәсәләрдән баш тарта белгән кешеләр олыгая төшкәндә тормыш авырлыкларын җиңелрәк кичерә.
  3. Яңалыкка ияләнү өчен кешегә 66 көн вакыт кирәк. Бу аралыкта гадәтләр тулысына формалаша һәм кеше теге яисә бу гамәлне автомат рәвештә башкара башлый. Шул ук вакытта, әйтик, дөрес туклану режимына ияләшү өчен бераз кимрәк вакыт – 55 көн дә җитә. Ә спортны көнкүрешебезнең бер өлеше итү өчен 75 көнгә кадәр кирәк булырга мөмкин.
  4. Хафалану, стресс һәм борчу белән көрәшүнең иң кулай һәм нәтиҗәле ысулы – уку. Күпсанлы тикшеренүләр нәтиҗәсендә нәкъ менә китап укуның кеше организмына иң зур уңай тәэсир ясавы ачыкланган. Ул тәэсире буенча алкоголь, урамда йөрү, чәй эчү һәм музыка тыңлауны узып китә. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта "Сәламәтлек" илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре