Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Андрей Каприн шул хакта сөйләп үтте, дип яза “РИА Новости”. Аның басым ясап әйтүенчә, хәзер табиблар яман шешне иртәнге стадиясендә үк ачыкларга өйрәнгән. Шул ук вакытта авыру, элеккечә үк, өлкән яшьтәгеләр арасында күбрәк таралган. “Рак яшәрә, дип әйтмәс идем. Аның уртача “яше” – 65”, – дигән табиб. Каприн шулай ук хәзерге вакытта яман шешнең күп кенә төрләрен уңышлы дәвалап булуын искәрткән.
Мәсәлән, тән тиресендәге яман шештән онковакцина кулланыла. Ракның башка төрләре өчен дә препаратлар эшләнелә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез