Баш табиблар һәм мәктәп директорларының керемнәрен чикләргә тәкъдим иткәннәр

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов хастаханәләр һәм мәктәпләр җитәкчеләренең хезмәт хакын чикләргә тәкъдим иткән. Премьер-министр Михаил Мишустинга бу җәһәттән мөрәҗәгать җибәрелгән, дип яза «РИА Новости».

Хатта әйтелгәнчә, баш табибларның һәм мәктәп директорларынын эш хакы гади хезмәткәрләрнекеннән күп дигәндә ике тапкыр гына артыграк булырга тиеш.
«Махсус кагыйдә билгеләү мәсьәләсен карарга кирәк», – диелгән документта.

Миронов әйтүенчә, биредә сүз идарә өчен өстәмә күләмен чикләү турында бара. «Юридик һәм икътисади яктан аны персоналның хезмәт хакына бәйләргә кирәк», – дип аныклык керткән парламентчы.

Миронов фикеренчә, җитәкченең хезмәт хакын арттыру коллективтагы уртача хезмәт хакын күтәрүгә бәйле булырга тиеш.

«Хәзер исә бу мәсьәләдә барысы да киресенчә. Шуның аркасында җитәкчелек белән гади хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары арасында чиктән тыш зур аерманы күрәбез», – дип белдергән депутат.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре