Авыл үзенең татарлыгын саклыймы? Гореф-гадәтләрне дәвам итүчеләр бармы? Татарстанның халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе мәрхүм Разил Вәлиев, язучы-сатирик, юмор остасы Алмаз Хәмзин туып үскән Түбән Кама районының Ташлык авылына беренче чиратта әнә шул сорауга җавап эзләп барган идек. Килгәч, килгәч, Ташчишмәсенә төшеп су эчтек, халыкның тормышы белән дә танышып кайттык.
Үз итү
Йортлары төзек, кешеләре ачык йөзле. Беренче күрешкә үк авыл шундый хисләр калдырды. Әнә берәү капка төбендәге үләнне чаба. Абзый, биш кенә минутка чапкычыңны туктатып тор әле! Айдар Хәкимов биш ел элек хатыны Ләйсән белән шәһәрдән кайтып төпләнгән монда. Үзе Чистай якларыннан.
– Кешеләр тәртипле, тәрбияле. Күршеләр дә бик әйбәт. Без дә аларга охшарга тырышабыз. Килгән кешеләр булсак та, хөрмәт итәләр, – дип башлады сүзен Айдар. – Табигате дә күңелгә якын. Ерак түгел Зәй елгасы ага. Тау, болыннарында җиләкләр үсә. Урман себеркесе җыябыз. Җиләк үстерүче ике шәхси эшмәкәр бар. Тиздән авыл җыены булачак. Күңелле яшибез. Балалар, оныклар белән кайтып тора. Үзем Түбән Камага барып эшлим.
Сүзне тел мәсьәләсенә борып җибәрдек. «Авылда татарча сөйләшәләр, милли рухны саклыйлар. Рус сүзләре кертмичә сөйләшергә тырышабыз. «Ватсап» төркемендә башка сүз кыстыра башласалар, хәзер төзәтәләр», – ди Айдар. Разил Вәлиевне дә искә алдык. Аның гадилеген, авыл өчен янып йөргәнен онытмыйлар авылда.
Әлфия Мөфтахова 1982 елда авылга фельдшер булып эшкә килгән. Шушы авыл егетенә кияүгә чыккан. Хәзер 40 елга якын Түбән Кама үзәк хастанәсендә онкология бүлегендә эшли.
– Башта шәһәрдә яшәдек. Олыгая башлагач, авылда йорт җиткездек. Каенана 7–8 элек вафат инде. Ирем белән яшибез. Улым, оныклар кайтып йөри, – ди ул. – Авыл халкы терлекне әллә ни асрамаса да, кош-корт тота, яшелчә үстерә. Ике-өч теплица тотучылар да бар. Бәрәңге утыртабыз. Эшләп яшибез, кыскасы.
Авыл хакы
Разил Вәлиев бу якларны иманлы итәр өчен яшь чагында ук – 1979 елда мәчет манарасын яңартырга булышкан. Депутат булгач, авылда мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы, мәчет, спорт мәйданчыгы ачтырып, татар авылы гөрләп торсын дип көч куйган.
Тарихны монда Айдар Хәмзиннан да яхшырак белүче юк, диделәр. Аяклы энциклопедия дип йөртәләр Алмаз Хәмзинның энесен.
– Ташлык – татар авылы. Әмма соңгы вакытта рус гаиләләре дә күченә башлады. Моңа кадәр чит милләт вәкилләре алай юк иде әле. Аралашканда, балаларның русчага күчүе күзәтелә. Бу бакчада да, мәктәптә дә сизелә, – ди Айдар Хәмзин.
Аның әйтүенчә, авылда белемгә омтылу элек-электән үк килә. 1818 елларда ук өйләрендә сабак бирә башлаганнар. 1930 елда ачылган башлангыч мәктәп 64 ел балаларга белем биргән. Искесе ябылган көнне яңасын ачканнар. Мәдәният йорты төзелгәч, икенче катына мәктәпне күчергәннәр. Балалар саны кимегәч, алты ел элек ябарга туры килгән. Хәзер укучылар күрше Шәңгәлче мәктәбенә йөреп укый. Ике авыл арасы – 800 метр.
– Авылда элек янгыннар күп чыккан. 1934 елда гына да 94 йорт янып беткән. Тарихта бу сан тагын да күбрәк. Менә шуны истә тотып, Разил абый ярдәме белән янгыннан саклау өчен буа ясадык. Ул чакта җирлек башлыгы булып эшли идем. Калган бетоннан китапханә, музейга нигез салдык. Менә шуннан соң мәдәният йорты, мәктәп, мәчет, спорт мәйданчыгы, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл ачтык. Бу эшләрдә Разил абыйның тырышлыгы зур. Әлеге объектларны аның энесе Рәмзил Вәлиев җитәкчелегендәге оешма төзеде, – дип сөйли Айдар Хәмзин.
Танылган шәхесләре белән дә горурлана Ташлык. Самбо буенча өч тапкыр дөнья чемпионы Кираметдин Кәлимуллин, гер күтәрү буенча яшьләр арасында ике тапкыр дөнья чемпионы Фаил Хәсәнҗанов, космик эзләнүләр буенча дәүләт премиясе иясе Рәфкать Вәлиев һәм башка танылган шәхесләр чыккан. Авыл тарихында 128 гармунчы, 60 лап каләм тибрәтүче билгеле.
Кендек каны...
Без килгәндә, күрше Шәңгәлчедә Сабан туе гөрли иде. Шуңа күрә күпләр бәйрәмгә киткән. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимовны да шунда очраттык.
– Ташлык күп яктан аерылып тора. Аеруча танылган шәхесләре белән. Бүген дә гөрләп яши. 300 дән артык йорт бар. Яшьләр ипотекага үз куышларын җиткезә. Монысы бигрәк тә сөендерә. Киләчәктә бакчага йөрергә, мәктәптә укырга балалар булачак. Үзебезнең гореф-гадәтне саклый торган буын үсәр дип өметләнәбез, – ди Рамил Сәлимов. – Разил абый арабыздан китсә дә, аны онытканыбыз юк. Әйткән сүзләрен искә алабыз. Һәр елны аңа багышлап Коръән ашы үткәрәбез. Эзе калды. Һәркем аңа – догада.
Яшәү шартлары турында да кызыксындык. Авыл хуҗалыгы оешмалары беткән. Шәһәр якын булгач, халык Түбән Камага барып эшли.
– Юллар төзекләндерелә. Урам утлары ясалган. Кеше туган җирен онытмый. Читтә яшәүчеләр дә, картая башлагач, кендек каны тамган җирен сагынып кайта. Авыл зиратында җирләүләрен сорый. Гозерләрен үтибез, – ди башлык.
Гөлнәфис һәм Фәнис Гайфетдиновлар белән дә аралаштык. Гөлнәфис ханым балалар бакчасында эшләп, биш ел элек лаеклы ялга чыккан.
– Разил абый бакчабызга килеп, сабыйларга китаплар өләшә иде. Үзебезнең балалар үскәндә, Разил абый исемендәге премия булдырылды. Бик теләп катнашалар иде. Бакчада татарча гына аралаштык. Хәзергесен әйтә алмыйм. Анда сабыйларны күрше авылдан да, шәһәрдән дә китерәләр. Туклану хәләл. Урамда балалар татарча да, русча да сөйләшә. Үз оныкларыбыз да кунакка кайткач, русча сөйләшә башлый. Татар телен онытмагыз, ул бит әти-әниегезнең бүләге, дип тәрбиялибез, – ди Гөлнәфис ханым.
Сүзгә ире Фәнис абый кушылып: «Мин «дальнобой» булып, төрле җирләрдә йөрдем. Татарстан районнарын гиздем, Грузиягә дә бардым. Әмма үз авылым кебек ямьле җирне беркайда да тапмадым. Кем ничек булдыра, шулай яши. Әнә күрше егете өй җиткезеп ята әле. Аңа да сөенәм. Авылны бергәләп саклыйк», – ди.
Авылдан бер чакрым ераклыктагы Ташчишмәгә дә төштек. Ташлык кына түгел, шәһәр халкы да чишмә суын яратып эчә икән. Чишмә диварына Разил абыйның шигыре язылган:
Саф суын эч, читләп узма
Ташлыкның Ташчишмәсен.
Чишмә кебек җырлап яшик,
Башка кайгы төшмәсен!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!







Фикер өстәү
Фикерегез