Башкортстан артисткасы махсус хәрби операциягә китәргә җыена

Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе артисткасы Эльмира Юлдашева махсус хәрби операциягә барырга карар кылган. Бу хакта Кызыл таң газетасы  яза. Артист махсус операция бурычларын турыдан-туры алгы сызыкта башкарырга планлаштыра, шуңа хәзерге көндә БПЛА операторына өйрәнү уза.

–  Мин – үз Ватанымның патриоты. Ватаныбызны сакларга кирәклегенә шикләнгән ир-егетләр өчен үрнәк буласым килә. Хезмәттәшләремнең минем карарны хуплавына мин бик шат. Мәдәният министрлыгы җитәкчелеге эш урынымны саклап кала, – дип хәбәр иткән ул.
Эльмира Юлдашева ниятенең ныклы булуы, әмма барыбер күңелдән борчылуы хакында да әйткән.

–   Әлбәттә, бик борчылам. Ләкин мин – көчле кеше, тормышта күпне күрдем. Барысы да килеп чыгар дип уйлыйм. Якыннарыма миңа ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтлемен, – дип сөйләгән актриса.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре