Газетага язылу

Басма матбугатны ни көтә?

«Бетү түгел калу». Газета-журналларда эшләүчеләр соңгы арада бу җөмләдә өтернең кая куеласын белми аптырый. Ике сүздән соң куясы килә инде, анысы. Әмма, ни кызганыч, басма матбугатның хәлләре бүген яхшы дип әйтерлек түгел.

Басма матбугатны ни көтә?
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Бигрәк тә милли телдәгеләрнең киләчәге борчый. Ярты ел эчендә берничә редакция ишегенә йозак эленде. Яңа елдан Мәскәүдән бирелә торган субсидиядән дә колак кагарга мөмкинбез. Болай барса, басма матбугатны ни көтә?

Безнең кешеләр

Безнең, «Ватаным»ның, хәлләре шөкер итәрлек әле. Икенче ярты еллыкны вакладык һәм бу чорга без шул ук диярлек тираж белән керәбез. Арагызда безне 50–60 елдан артык укучы тугры юлдашларыбыз да, безгә күптән түгел генә кушылган, инде якын дустыбызга әйләнгән укучылар да бардыр. Әнә шулай бер-беребезнең ышанычын аклап, алга таба да эшләргә язсын. Бүген татар матбугаты гади газета гына түгел бит ул. Телне, милли үзаңны, гореф-гадәтләрне, тарихны сакларга ярдәм итә торган үтемле чара булуын онытмыйк.

– Балачакта берничә газета алдырдык. Шулар арасыннан «Социалистик Татарстан»ны әтием Ильяс Таһиров иң беренче итеп кулына ала иде. Эштән кайтуга сузылып ятып, башта һәр битен карап чыга, анары иркенләп укый. Без, балалар, аның берәр битен алып, нәрсәдер кисеп ясасак та, ачулана, җитмәгән битен эзли иде. Сәясәт темаларын яратып укый, аннары әни белән фикер алышалар. Кич белән күрше-күлән җыелышып, кайбер законнарны, язмаларны кычкырып укыйлар, бер-берсенә аңлаталар. «Сорау – җавап» сәхифәсен аеруча яратып укыды әти. Хәтерлим әле, пенсиягә чыгар алдыннан «Хезмәт ветераны» исеменең кемнәргә тиешлеген аңлаткан язманы кулына тотып, социаль яклау бүлегенә барды. Лаеклы исемен алырга газета ярдәм итте, – дип сөйли Балык Бистәсе районыннан Айгөл Вәлиева.

Ильяс абыйга хәзер 81 яшь. Биш ел элек тормыш иптәшен соңгы юлга озаткан, хәзер ялгыз яши. Балалары килеп йөрсә дә, барыбер ямансу, билгеле. Гомере буе укыган газетасын әле дә алдыра, ул аңа иптәш тә, үзенә күрә бер юаныч та. Почта китерүче Ләйсәнгә рәхмәтле булып, һәр санын барлап, бәйрәм көннәрендә чыкмый калганнарын да исәпләп тора, ди кызы Айгөл. Бүген инде Айгөл үзе дә – «Ватаным» укучысы. Менә шундый матур хатирәләр, истәлекләр берләштерә безне.

Булдыра торган төбәк

Ә хәзер матбугат тирәсендәге хәлләрнең асылын аңлап карыйк. 2027 елдан басма матбугатка язылу бәясе сизелерлек артачак, дигән фаразлар бар. Татарстан – донор статусына ия төбәк. Шул сәбәпле социаль әһәмиятле матбугат басмаларын тарату өчен бирелә торган федераль ташламалар, ягъни Мәскәү акчасы безне урап узачак. Донор регион дигәч тә, кем булабыз әле без, дисезме? Югары икътисадый потенциалга ия булган, үз җирлекләрен бюджет белән тәэмин итү өчен генә түгел, ә федераль бюджетка акча күчерү өчен дә җитәрлек салым базасы булган төбәкләр ул. Әйе, без булдырабыз! Тик аның күзгә күренмәгән нечкәлекләре дә бар. Безне урап уза торган субсидияләр – шуның берсе. Бу укучыларга һәм газеталарның үзләренә нәрсә белән яный соң? 2027 елдан почта аша газета-журналларга язылу бәясе 70 процентка диярлек артырга мөмкин.

Ул кадәр кисәк артуның кайдан чыкканын да аңлатыйк. Гадәттәгечә ел башында арта торган почта тарифларына, типография чыгымнарына менә шул субсидиянең булмавы да өстәләчәк. Төп авырлыгы да укучыларга туры киләчәк. 10–15  процент артуга ничек тә түзәрсең әле, ә менә 70 саны башка сыймаслык тоела. Ахыр чиктә басма матбугатка укучыларның 30–40 процентын югалту куркынычы яный, дип борчыла тармак белгечләре.

– Ярты ел саен биш-алты газета-журналга язылам. Олыгаеп килүче әни әле дә кулына тотып укырга ярата. Балалар да укырга ияләшсен дип, аларга журнал алдырам. Ярты ел саен исемлек үзгәреп торса да, яздыруга 2500 сум тирәсе китәдер. Бәяләр ул кадәр артса, әлбәттә, каешны кысып буарга туры киләчәк. Берьюлы биш мең сум акча чыгарып салу безнең кебек ишле гаиләгә җиңел булмас, – ди биш бала әнисе Сөмбел Вәлиуллина. – Фаразларыгыз чынга ашса, исемлекне кыскартып, балалар өчен бер-ике журналга гына язылырмын, мөгаен.

Әйткән сүз

Тармакта инде чаң суга башладылар. Язылучылар саны кимесә, редакцияләрнең нәтиҗәлелеге югалачак, билгеле. Киләсе елдан Татарстанда чыга торган журналларның бер төркеме чыгу ешлыгын сирәгәйтәчәк, дигән хәбәрләр бар. Район газеталарын да үзгәрешләр көтә. Бу – вакыйгалар чылбырының башы гына әле, ахыры басмаларны ябуга да, журналист кадрларын югалтуга да китерергә мөмкин. Ә бер өзелгәнне ялгау... Анысы – авыр эш әле.

Татарстан Журналистлар берлеге, субсидияләүне саклап калуны сорап, Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәксут Шадаевка хат юллады. Дәлилләр дә урынлы кебек. Хатта билгеләп үтелгәнчә, республика элек-электән иң күп укучы төбәкләр исәбенә керә. Ә республикада яшәүче халыклар телләрендә басыла торган газета-журналлар аеруча мөһим роль уйный.

– Без Татарстанның социаль әһәмиятле басмалары өчен субсидияләүнең гамәлдәге механизмын саклап калуны сорыйбыз. Дөньядагы вазгыятьне исәпкә алып, мәгълүмати каршылык чорында аудиториябез белән гадәтләнгән элемтә каналларын югалта алмыйбыз. Кешеләр, элеккечә үк, хат ташучы килгәнне көтә, барыбыз да кадерләп саклаган гаилә традициясе буенча яраткан басмаларын яздырып укый, – дип ассызыклый берлек рәисе Илшат Әминев.

Әлбәттә, редакцияләр газета-журналларын тарату буенча «Россия почтасы»ннан тыш башка юлларын да эзлиләр һәм күптән кулланалар инде. Альтернатив язылу, дип атала ул. Почта бәяләрен чигереп исәпләгәндә, алай язылу арзанга чыга. Әмма һәр районга, авылга илтеп җиткерү, бөтен республиканы колачлау мөмкин эш түгел.

«Почта бәяләре шулкадәр йогынты ясый микәнни?» – дип кызыксынучылар бар. Чыннан да, почта чыгымнары язылу бәясенең шактый өлешен тәшкил итә. «Яшел Үзән» газетасының баш мөхәррире Илсөя Садыйкова район газетасы мисалында аңлатып күрсәткән моны.

– Ярты еллык язылу бәясе 1282 сум, шуның 704 сумы «Россия почтасы»на кала. Редакциягә калган 540 сум типографиядә газетаны бастыруга һәм башка чыгымнарга тотыла, – дигән баш мөхәррир. 

Почтага сораулар күп инде анысы. Газета килмәсә дә, укучы беренче чиратта редакциягә шалтырата. Ярый ла алдарак искә алган Ләйсән кебек почта хезмәткәрегез булса. Авыл халкы алдында җаваплылыгы башка төрле аның. Тик без тискәре очраклар турында да ишетеп торабыз. Кемгәдер атналар буе килми газета, «Үзегез килеп алыгыз», – дип шалтыраталар почтадан. Тиешле акчаңны түләп язылган газета-журналыңны әнә шулай үзең барып та аласы әле. Хәтта, күтәреп йөрергә авыр дип, калын газета-журналларга яздырудан баш тарткан, таратмыйм барыбер, дип янаган почтальоннардан да зарлана укучылар. Өстәмә товарлар сату буенча таләпләре булган, букчасына шул әйберләрне салып, авыл буйлап сатып йөрергә мәҗбүр почта хезмәткәрләре дә кызганыч. Кая инде ул тагын шуңа өстәп, вакытлы-вакытсыз матбугатны ташып йөрсен...

Тормыш зилзиләсе кайсы якларга борса да, фикерле, төпле язмаларны көтеп алучы, кәгазьгә бастырылган сүзнең кадерен белүче укучыбыз безнең белән булачак, дип ышанабыз. Төрле чорларны уздык, сынатмадык. Алга таба да бергә калырга язсын!

Мөнәсәбәт

«Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Илназ ФАЗУЛЛИН:

– Матбугат өлкәсендә эшләүчеләрнең елга ике тапкыр нәтиҗә чыгара торган вакыты бар. Без һәр ярты ел саен, язылу чоры тәмамлангач, тиражларны күреп, алдагы эшчәнлегебезгә план-максатлар корабыз. Дөресен генә әйткәндә, максат һәрвакыт шул ук кала: сыйфатлырак һәм мәгънәлерәк язмалар әзерләргә! Укучыларыбыз саны артканны күргәч, тагын да дәртләнеп, тугры язылучыларыбызның өметләрен акларлык итеп эшләү теләге ныгый.

Ләкин басма матбугат укучыларның кимүе газетаның эчтәлегенә генә бәйле түгел. Рухи азык белән тукланыр өчен, кеше матди яктан җитеш тормышта яшәргә тиеш. Почта аша язылу бәяләре кесәгә шактый суга торган заманда яшибез. Рухи азык дигәндә, үз эшенең осталары булган журналистлар әзерләгән язмалар күздә тотыла. Редакция коллективы никадәр тәмле, файдалы һәм туклыклы рухи азык әзерләмәсен, аны «ашаучы» булмаса, хезмәтебез әрәм, димәк. «Ватаным Татарстан» бит көндәлек яңалыклар яктыртып кына калмый, даими газета укучыларыннан тел сагында торучы, милли кыйммәтләрне саклаучыларны да тәрбияли.

Шөкер, 2026 елның икенче яртыеллыгына язылучылар саны шул килеш калды. Татар телендә аралашу, аңлашу мәйданы буларак, басма матбугатның әһәмияте дә саклана дигән сүз бу. «Ватаным Татарстан»ның 15 меңнән артык укучысы татар телен саклауга, милли үзаңны үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертә. Кулына газетаны алган һәр укучы шуны аңласын иде.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре