Бу атнада 9 бала (мәктәп укучылары һәм балалар бакчасына йөрүчеләр) агулану билгеләре белән табибларга мөрәҗәгать иткән. Икесе хастаханәгә озатылган.
Күңелсез хәл Чуашстанның Аликовск районында булган. 9 бала (мәктәп укучылары һәм балалар бакчасына йөрүчеләр) агулану билгеләре белән табибларга мөрәҗәгать иткән. Икесе хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә “KazanFirst”, Тикшерү идарәсе мәгълүматларына таянып.
5 декабрьдә санитария-эпидемиология кагыйдәләрен бозу турында статья буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин тикшерүнең барышы турында доклад тапшырырга кушкан.
Мәктәп ашханәсендә санитария кагыйдәләрен бозу ачыкланган. Хәзер вазыйфаи затларны административ җаваплылыкка тарту турында мәсьәлә карала. Чуашстанда соңгы айда балалар агулануның икенче очрагы икән инде бу.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез