Ир-ат хәбәр иткәнчә, аның 36 яшьлек кыз туганы 2023 елның мартында хастаханәдә бала тапканнан соң, тиешенчә медицина ярдәме күрсәтелмәве сәбәпле, вафат булган. Җинаять эше тикшерелгән, әмма гаеплеләр җаваплылыкка тартылмаган. Шул ук вакытта ир-ат тикшерүнең барышыннан да, кабул ителгән карардан да канәгать калмавын белдергән.
Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы Тикшерү идарәсе саксызлык белән үлемгә китерү статьясы буенча җинаять эшен тикшергән. Аның нәтиҗәләре буенча җинаять эше туктатылган. Менә хәзер Александр Бастрыкин комитетның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга җинаять эшен тикшерүнең нәтиҗәләре, кабул ителгән карарлар һәм аларның нигезләнеше турында доклад тапшыру бурычын йөкләгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез