2012 елда аңа йорт төзү өчен җир кишәрлеге биргәннәр, ләкин әлегә биредә юл да юк, якындагы авылда балалар бакчасы, мәктәп, хастаханә дә юк.
Татарстаннан күпбалалы ана, торакка хокуклары санга сугылмауга бәйле шикаять белән, Россия Тикшерү комитеты рәисе Алексей Бастрыкинга мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “KazanFirst” Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Күпбалалы анага 2012 елда йорт төзү өчен җир кишәрлеге биргәннәр. Әмма биредә әлегәчә юл да, якындагы авылда балалар бакчасы, мәктәп, хастаханә дә юк. Инде күп тапкырлар мөрәҗәгать итүгә карамастан, уңай якка үзгәреш булмаган.
Татарстан Тикшерү идарәсе әлеге очрак буенча җинаять эшен карауга керешкән дә инде. Александр Бастрыкин Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марсель Дөлкәрнәевтән тикшерүнең барышы турында мәгълүматлар җиткерүне таләп иткән. Тикшерү комитетының Үзәк аппараты поручение үтәлешен контрольдә тота.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез