Бастрыкинга җиткерәчәкләр: маугли-кызның әнисен тикшерәләр

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Казанда яшәүче бер хатын-кызның ана бурычын тиешенчә үтәмәве турында мәгълүматларны тикшерергә кушкан. Бу хакта “KazanFirst” Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Социаль челтәрләрдә бер хатын-кызның (психик авырудан интегүе күздә тотыла) кызын мәктәпкә җибәрмәве, төнлә генә урамга чыгарга рөхсәт итүе турында хәбәрләр пәйда булган. Татарстанның Тикшерү органнары бала хокукларын бозу очрагы буенча тикшерү башлап җибәргән.
Бастрыкин Тикшерү комитетының төбәк идарәсе җитәкчесе Липскийдан тикшерүнең барышы һәм нәтиҗәләре турында җиткерүне таләп иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре